-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Их, тотылган...

Дөрес булса, Ландыш Нигъмәтҗанова. Фонограмма белән... Ул гынамы?!

Социаль челтәрдәге «Подслушано Тат-шоубиз» төркеменең авторы Тимур Ганиев хәзерге сәхнә алдын да, аның артын да һич яшерми күрсәтә. Мактавы да, тәнкыйте дә - эстрадабызны тагын да яхшырак итәргә тырышу, билгеле. Шушы көннәрдә ул биредә бер видео урнаштырган һәм болай дип язган:

«Фонограмма?!. Бу юлы Ландыш Нигъмәтҗанова эләкте.

Мин бу видеоны, мөгаен, 15 кат караганмындыр. Шикләнә башладым. Ни өченме? Чөнки моңа кадәр беркайчан да әлеге җырчының «вживую» җырлаганда тавышы ничек яңгыравына игътибар иткәнем юк иде. Интернет киңлекләрендә аның чыгышларын эзли башладым һәм көч-хәл белән тере тавышка җырлаган бер видеосын таптым. Анда аның үзе җырлаганы аерымачык ишетелеп тора.

Тәк менә... Әлеге видеода исә Ландыш «все-таки» фанерага җырлый, дип уйлыйм. Чөнки ул җырны бик тигез башкара, тавыштагы тирбәнешләр бөтенләй юк. Тере тавышка җырлаганда болай мөмкин түгел. Җыр җиңелләрдән түгел, сулыш алып өлгерергә кирәк. Җырчының сулыш алганын ишетәсезме? Менә, менә...

Бу бит әле концертта да түгел, ә мәҗлесләрнең берсендә. Әгәр дә мин шунда өстәл артында утырган булсам, Ландышка якынрак килеп, тучны тыңлап карар идем. Уйларыма инану өчен.

Әгәр дә монда тере тавыш икән һәм җырчы үзе бу хакта миңа әйтсә, мин, әлбәттә, шәхсән үзем аңардан гафу үтенәчәкмен. Ләкин нишләптер ышанып булмый шул.

Иптәшләр, ә сез нәрсә уйлыйсыз?»

«Гомер буе балалар укыттык, дәрескә бер язылган план белән керергә ярамый иде. Беркайчан да! Шул ук тема, шул ук максат, ә планны яңаны язасың. Бу очракта җырыңны әзерлисең дә – һәм «фанера»! Барыбер дөрес түгел бу. Мин Хәниябезгә, Салаватыбызга беркайчан да хыянәт итмәдем, чөнки алар тир түгеп эшләделәр. Олырак артистларыбызны әйтеп тә тормыйм. Халыкны хөрмәт иткәннәре тере тавышка җырлый...»

Бу сүзләрдә хаклык ярылып ята, әлбәттә. Әмма Ландыш җырлаган "мальчишник"ка тере тавыш кирәк булдымы икән? Әнә бит ничек канәгать утыра "мальчик"лар?

Бу фонограмма нәрсә ул? Бер концертта ике республиканың да халык артистының фонограммасы башланды шулай, ә үзе... Юк! Җырның бер куплеты бетте, ул һаман да юк! Кушымтага колачларын җәеп, яңа унбиш тиен акча кебек балкып килеп чыкмасынмы?! Ишек алдына тәмәке тартырга чыккан булган...

Янә бер микрофонын бик каты селкеп җырлый торган Русия эстрада йолдызы бар иде бит әле? Грузин малае. Хәзер илдән чыгып тайганы? Менә шул Уфадагы концертында микрофонын шул кадәр селкеде ки, ул түзмәде, кулыннан чыгып очты. "Йолдыз"ыбыз иелеп микрофонын эзли, ә җыр бара!

Ә сез "мальчишник"та фонограмма дисез...

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: