+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бергәләп ярдәм итә алабыз!'

Кем анда Данир Сабиров махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итми дигән иде?

"Бергәләп ярдәм итә алабыз!'
"Бергәләп ярдәм итә алабыз!'

Данир Сабиров төркеме белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егетләренә ярдәм әзерләүдә катнашкан. Бу хакта ул Телаграм каналда видео куйган.

 
«Узган ялларда без төркем белән «Золотые руки ангела. Татарстан» хәйрия фондында булдык. Кулдан килгәнчә, бергәләп, кайнар ноктадагы якташ егетләребезгә ярдәм иттек. Матди ярдәмнән тыш, әлеге фонд физик ярдәмгә дә мохтаҗ. Без, бергәләп, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуына ярдәм итә алабыз.

Кемдер, бәлки, акчалата, кемдер физик ярдәм күрсәтә алыр… Бердәмлектә көч! Мин бу фондның җитәкчеләрен беләм һәм безнең ярдәм нәкъ менә Татарстан егетләренә барып җитәчәгенә ышанам», – дип язган артист. Ярдәм итәргә теләүчеләргә телефоннарын да язган. 

Данир Сабиров вакыты һәм теләге булган кешеләрне, фондка килеп, хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашырга чакыра.

Дуслары аның игелекле гамәлләре белән сокланган, "уңгансың да, кешелеклесең дә" дип мактау сүзләре язган. 

 

фото:  tatar-inform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: