+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яугир китап презентациясенә үзе килде

«Акбузат» балалар журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллинаның «Заманым җыры» китабы презентациясенә Доставалов исемендәге батальон яугире ( позывное - "Томан") килде.

Яугир китап презентациясенә үзе килде
Яугир китап презентациясенә үзе килде


«Республика Башкортостан» нәшрият йорты СВО зонасына гәзит- журналларны даими җибәрә. "Томан" «Башкортостан» гәзитендә Лариса Абдуллинаның шигырьләрен укыган һәм аны социаль челтәрләрдә тапкан.

Ул шагыйрәдән җыентыкны үзе белән йөртү уңайлы булсын өчен кесә вариантында бастырып чыгаруын сораган булган. Лариса Абдуллина шунда ук эшкә тотынган һәм шигырьләрен китапчык итеп бастырган.

- Безнең өчен Ватаныбыз, якташларыбыз белән рухи бәйләнеш бик мөһим. Иң мөһиме - кешенең күңелендә. Ә шигырьләр илһамландыра һәм көч бирә. Лариса Хашимовнаның мине китапның рухи илһамчысы дип атавы - минем өчен зур хөрмәт, – дип билгеләп үтте "Томан".

фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: