+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фәүдәт Гыйләҗев җиңеп кайтты!

Казанда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасы легендасы Илһам Шакиров исемендәге II республика премиясен тапшыру тантанасы узды.

Фәүдәт Гыйләҗев җиңеп кайтты!
Фәүдәт Гыйләҗев җиңеп кайтты!
Башкортстан җырчысы Фәүдәт Гыйләҗев Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты булды, ул аны «Халык җырлавы» (үзешчән артист) номинациясендә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән бүлеште.

Фәүдәт Гыйләҗев чыгышы белән Чакмагыш районының Имәнлекул авылыннан. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007 ел), Илфак Смаков призына район җырчылар конкурсында Гран-при иясе, "Дуслык моңы-95" Халыкара конкурсы лауреаты, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгына багышланган сугыш еллары җырларын башкаручылар радиоконкурсында җиңүче. Җырчы буларак кына түгел, баянчы буларак та дан казанган.

"Илһам Шакиров – сирәк очрый торган талант иясе, халкыбызга Ходайдан бирелгән зур бүләк. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә лаек булуым белән бик тә горурланам. Минем өчен моннан да зур премия юк. Үзем дә олы яшьтә, шушы яшьтә шушы премиягә лаек булуым белән бик бәхетлемен. Җырларымны югары бәяләгән Татарстан җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы, комиссия әгъзаларына рәхмәтлемен. Илһам Шакировның җырларын өйрәнеп җырлыйбыз", – дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

Җырчы анда Илһам Шакиров репертуарыннан «Су буйлап», Илгиз Мәҗитов иҗат иткән «Очып кайтам» дигән җырларны башкарды.

«Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) премиягә Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова лаек булды. Бу номинациядә, шулай ук, Русиянең халык артисты Фердинант Сәләхов билгеләнде.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, премия башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган күренекле казанышлары, башкару осталыгы, татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле традицияләрен саклау һәм популярлаштыру һәм профессиональ җыр һәм вокал иҗатын үстерү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен бирелә. Премиянең приз фонды - 600 мең сум.

Якташыбызны зур җиңүе белән без дә ихлас котлыйбыз!

фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: