+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Ак каен”да – бииләр, “Умырзая”да – җырлыйлар...

Миякә районының Әнәч авылында мәдәни тормыш гөрләп тора.

“Ак каен”да – бииләр, “Умырзая”да – җырлыйлар...
“Ак каен”да – бииләр, “Умырзая”да – җырлыйлар...

Авыл халкы өчен клублар элек-электән мәдәни учак булып кына калмыйча, аралашу, күрешү урыны да булып тора. Миякә районының Әнәч авы­лы мәдәният йортына өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп йөри. Монда “Ак каен” – бию, “Хазинә” фольклор коллективлары, “Умырзая” вокал һәм гармунчылар ансамбльләре эшләп килә.

Җыр-моңга гашыйкларны бергә туплаган “Умырзая” коллективының төп составына ун кеше йөри. “Кызыл таң”чылар килгән көнне коллектив әгъзалары, бакча эшләрен бер як читкә куеп, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, мәдәният йортына җыелган иде.
“Умырзая”ның иң беренче карлыгачы булган җор сүзле, киң күңелле Илсөяр Галиева җыр-моңсыз яши алмавын әйтте.
– Олы Керкәле авылыннан Әнәчкә килен булып төшкәч тә, колхоз рәисе кушуы буенча авыл мәдәният йортына юлландым. Авылның яшьләр, бала-чага тавышыннан гөрләп торган чагы иде. Көндез колхозда эшләсәк, кичен клубка җыела идек. Үзешчән сәнгать иң үсешкән чор иде ул. Җитәкчелек тә колхозчыларның рухи байлыгын арттыруга, алар актив тормыш алып барсын өчен күп көч сала иде. Җырларга кечкенәдән яраттым. Ишеткән җыр күңелемә ошаса, аны тиз арада отып калып, җырларга өйрәнә идем. Ә хәзер инде әлеге коллективка күбрәк аралашу өчен йөрим. Монда йөрүчеләр белән бер гаилә әгъзалары кебек без, – ди Илсөяр апа.
– Безнең үз гармунчыбыз да бар, ул – Ризида Исламова. Ризида Әнвәр кызы безнең чакыруны да көтеп тормыйча, гармунын күтәреп клубка килеп җитә. Аны без, шулай ук, кул эшләре остасы буларак та беләбез. Аның искиткеч кул эшләре төрле күргәзмәләрдә катнаша, – ди мәдәни оештыручы Гөлгенә Динмөхәммәтова.
Мәдәният йортында узган һәр чарада катнашып, үзләренә рухи азык алып, авылдашларына яхшы кәеф өләшүче Гөлсем Сираева, Нурия Җиһаншина авыл мәдәни тормышының үзәгендә кайныйлар.
– Авылыбызның җырчы сандугачы да бар. Басыйр Хәмитов район, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Баянчыларыбыз Ризида Исламова, Басыйр Хәмитов, Сәлим Кадыйров, Раил Муллабаев – шулай ук, искиткеч сәләтлеләр. Бәйрәмнәрне, чараларны мәктәп укучылары белән бергәләп әзерлибез. Авыл сәхнәсендә алар беренче тапкыр чыгыш ясый, канатларын шушында ныгыта. Балаларның кечкенәдән мәдәниятле булып үсүенең сере дә әнә шундадыр. Безне борчыган мәсьәлә дә бар – авылыбыз картая. Яшьләр авыл тормышын сайлап, гаилә корып яшәсен иде, – ди Гөлгенә Динмөхәммәтова.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: