+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Без барыбыз да табигать балалары"

Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының универсаль педагогик компетенцияләр технопаркының конференц-залында Камил Җиһаншинның яңа китабының презентациясе үтте.

Ләйсән Якупова
Фото:Ләйсән Якупова

Чарада БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Хәйретдинова, нәшрият һәм университет хезмәткәрләре, студентлар катнашты.

5000 данә тираж белән басылган «Таежные тропами» җыентыгына урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен өч повесть керә: «Маха, или История жизни кунички», «Боцман, или История жизни рыси» һәм«Щедрый Буге». Бу повестьлар 2020 елда балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге әсәрләре өчен Русия Президенты Владимир Путин премиясе белән билгеләп үтелде.

—Камил Җиһаншинның иҗаты искиткеч, ул дөньяны җәнлекләр күзләре белән күрә һәм аңлый белә. Мин аның барлык әсәрләрен яратып укыдым. Шундый язучысы булуы белән безнең республика бик бәхетле, — диде Салават Сәгыйтов һәм яңа китапның яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмияте зур булуын билгеләде.

Эльмира Хәйретдинова билгеләвенчә, Зәйнәп Биишева исемендәге" Китап” нәшриятында ел саен Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча"Мәктәп китапханәсе" сериясендәге китаплар чыгарыла. Анда ике телдә башкорт һәм урыс язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре басыла.
— Искиткеч язучы, сәяхәтче Камил Җиһаншинның "Таежными тропами" китабы быел бу серияне үзенең чыгышы белән бизәде. Мондый китаплар балаларга кирәк, алар яшь укучыларны соклангыч, аңлаешлы тел белән мавыктыра, аларда табигатькә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе формалаштыра, — диде ул.

“Шагыйрь булып туалар, ә биографиясе кешене язучы итә ала”, — дип билгеләде автор үзе һәм иҗатка китергән тормыш юлы турында сөйләп китте.
Камил Фарухша улы 1950 елның 15 мартында Туймазы районының Кандра поселогында офицер гаиләсендә туган. Балачагы һәм яшьлеге Ерак Көнчыгышта Хабаровск һәм Приморье краеның иң ерак тайга почмакларындагы хәрби шәһәрчекләрдә уза. Башлангыч сыйныфлардан ук ул сәяхәтләргә һәвәсләнә. Ә соңыннан җәйге каникулларда абыйсының геологик партияләрендә эшли. 1967 елда Ерак Көнчыгыш политехник институтына укырга кергәч тә һәрвакыт өстәмә эшли: башта портта йөк ташучы, ә өченче курстан башлап, кочегар, электрик, матрос була. Каникулларында катлаулы походларга йөри.

1973 елда Камил Җиһаншин гаиләсе белән Уфага килә һәм «Башнефть» берләшмәсенең элемтә идарәсендә радиоэлемтә буенча өлкән инженер булып эшли башлый. Ләкин бер елдан соң ул яңадан Ерак Көнчыгышка юллана һәм берничә сезон аучы булып эшли. Шул ук вакытта ул аучылык көндәлекләре материалларын, сәяхәт һәм геологик партияләрдә эшләү тәэсирләрен, удегейлар һәм Ерак Көнчыгыш тайгасының кыргый хайваннары тормышы турында китап яза башлый.

Туган ягына кайткач, өлкән инженердан производство-үлчәү лабораториясе җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә. 1988 елда БАССР халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының элемтә хезмәтен җитәкли. Шул ук елда аның беренче повесте — “Щедрый Буге” 360 меңлек тираж белән “Уральский следопыт” журналында басылып чыга.
2008 елдан башлап, күпчелек вакытын әдәби иҗатка һәм сәяхәтләргә багышлый.

«Таежными тропами» җыентыгы укучыны искиткеч матур һәм гармонияле кыргый табигать дөньясына сәяхәт иттерә. Укучылар хайваннар һәм кошлар телен аңлый башлый.
— Без барыбыз да табигать балалары. Мин үз китапларым аша кешеләргә Табигатьнең кешелеккә хезмәт күрсәтү фабрикасы түгел, ә изге йорт икәнлеген һәм аңа әнигә караган кебек карарга кирәк дигән фикерне җиткерергә тырышам, — ди язучы.
Китап презентациясендә язучы иҗатын сөючеләр автор белән җылы аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде, автографлар алды.

Автор фотолары.

Автор:Ляйсан Якупова
Читайте нас: