+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 сентябрь 2023, 15:21

Якташыбыз - федераль каналда!

Ә бит аңа бары тик 17 яшь!

Якташыбыз - федераль каналда!
Якташыбыз - федераль каналда!

Мәләвездә туган Мария Мирова популяр вокаль конкурс-шоу "Голос"ның яңа форматының өченче чыгарылышында чыгыш ясады. 17 яшьлек Мария "сукыр" тыңлауларда Егор Сесаревның "С тобой" җырын җырлады.

Шоуда катнашучыга җырчы Полина Гагарина борылды. Мария, Гагарина командасының бер өлеше булып, проектта калды. Шулай итеп, Башкортстан кызы Мария Мирова "Голос"ның беренче этабына узды.

Кыз проектта инде икенче тапкыр катнаша, элегрәк ул җырчы Дима Билан командасында иде. Хәзер Мариягә телешоуның киләсе этабына үтәргә туры киләчәк.

Уңышлар телибез!

Фото: www.1tv.ru сайтындагы видеодан стоп-кадр

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: