+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 ноябрь 2023, 11:00

"Ике аккош" сезне көтә, дуслар!

Иртәгә Уфада Х. Әхмәтов исемендәге филармониядә “Ике аккош” Бөтенрусия музыкаль конкурсының Гала-концерты узачак.

"Ике аккош" сезне көтә, дуслар!
"Ике аккош" сезне көтә, дуслар!


"Ике аккош" музыкаль конкурсы Фәридә Кудашева һәм Бахти Гайсин иҗатына багышланып, конкурс-фестивале 2014 елдан оештырыла. Ул ике номинация буенча үтә: “Инструменталь башкару” һәм “Вокаль башкару”.
Ә инде иртәгә конкурста җиңүчеләр белән Башкортстан эстрадасы йолдызлары бер сәхнәгә чыгыш ясаячак. Керү ирекле.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: