+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 декабрь 2023, 08:00

"Дәртләнеп чыгып киткән идек..."

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев күңелсез хәлгә тарыган.

"Дәртләнеп чыгып киткән идек..."
"Дәртләнеп чыгып киткән идек..."
Аның 10 декабрьдә  Азнакайда булырга тиешле концертын күчерергә туры килгән.

"Концерт куябыз дип, дәртләнеп чыгып киткән идек. Бик каты суыклар булу сәбәпле, машиналар кабынмады! Ремонт эше белән шөгыльләнәбез. Җитмәсә, автобусның җылыткычлары да ватылды.

Кызганычка каршы, Азнакайда концерт булмый. Аны башка көнгә күчерәбез. Алдан хәбәр итәрбез. Бик күңелсез хәлләр... Гафу үтенәбез! Шулай килеп чыкты! Дөньяда төрле хәлләр була шул!

Машиналарны ремонтлагач, команда белән Лениногорскига таба кузгалабыз, Аллаһ теләсә", - дигән җырчы.
 
Бу салкыннарга  машина да чыдамый шул. Сак булыгыз!
 
Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: