Уфа шәһәренең иң матур биналарының берсендә урнашкан “Нур” татар дәүләт театры үз йөзе, үз төсе, бай эчтәлекле репертуары, күркәм коллективы белән республиканың соклангыч мәдәни учагы — “йөзек кашы” булып тора.
Театрның тарихи юлы узган гасыр башына, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга барып тоташса, аның “яңа” тарихын Марат Исхаков, Фина Латыйпова, Рәлиф Мөхәммәдиев, Рәшидә Гандәлипова, Венера Шәрипова, Резида Фәхруллина, Альберт Шәйхетдинов, Рәсимә Гайфуллина, Идрис Кәлимуллин, Гөлназ Мөхәммәдиева кебек артистлар яза башлый. Соңрак труппага Башкортстанның атказанган артисты Сәвия Сираева һәм Башкортстанның халык артисты Дарига Фәйзуллина киләләр.
Данлыклы “беренчеләр” сафында торучы, тамашачы сөюен лаеклы яулаган чагу актриса, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, К. Станиславский исемендәге көмеш һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре иясе Рәсимә Гайфуллина – бүген театрның әйдәүче актрисаларының берсе. Тиздән ул күркәм юбилеен – 60 яшен билгели.
Рәсимә Риф кызы Салават районының Нәсибаш авылында туып, үсмер еллары Лаклы авылында үткән. Кечкенәдән үк җыр-моңга әвәс булган ул. Әнисе Филүзә Галимҗан кызы педагогия институтында укыган чагында ук җыелма концерт бригадаларында катнашкан. Ул чакта, артистларга кытлык булганлыктан, җәй айларында филармония исеменнән Башкортстанның югары уку йортларыннан җырга-моңга сәләтле студентлардан бригадалар төзеп, республика районнарында концертлар куюга җәлеп иткәннәр. Рәсимәнең әнисе дә шулар арасында булган. Әтисе Риф бик оста җырлаган. Икесе дә укытучылар булган, шул ук вакытта артистлыкта да танылганнар: “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Башмагым” спектакьләрендә төп рольләрне башкарганнар. Кызганычка каршы, кызларына өч яшь тулганда гаилә таркалган. Ә берничә елдан Филүзә икенчегә күрше Лаклы авылы кешесенә кияүгә чыккан һәм бу никахтан Рәсимәнең ике сеңлесе – Гүзәл һәм Эльза туган. Үги әтисе Мөхәммәт тә моңга бай, бик яхшы кеше булган.
Гаиләдәге шушы моңлы мохитме, әллә Лаклы авылының искиткеч матур табигатеме – бала чагыннан ук җырлый да җырлый, сәхнә тәмен белеп үсә булачак актриса. Көзге алдына басып, кумир-җырчылары Алла Пугачева, София Ротару булып җырлап, үз хыялында булдырган “сәхнәләрдә” чыгыш ясый кызчык. Әмма әнисе аның артист булу теләген хупламый. Теләсә нинди һөнәр иясе дә җырлап һәм биеп йөри ала, дигән фикердә була. Шуңа һөнәр сайлаганда юристлыкка уку турында килешенә.
Ә язмыш үз кануннарын кора – кыз юридик белем алу өчен имтиханнарны бирә алмый. Һәм, борма-борма юллар узып, ул Уфа сәнгать институты бусагасын атлап керә. Керә дә Габдулла Гыйләҗев җитәкләгән бик көчле курска эләгә. Гомумән, остазлардан уңа Рәсимә Риф кызы. Ул укыган режиссура һәм актер сәнгате кафедрасына танылган укытучы, актриса, режиссер Фәрдүнә Касыймова җитәкчелек итә. Биюгә – билгеле балерина, Башкортстанның халык артисты Тамара Ходайбирдина, сәхнә теленә СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова өйрәтә, сәхнә хәрәкәте серләрен Александр Дыба ача.
Уку җиңел бирелә, ә менә сәхнә этюдларын күрсәтү өстендә ярыйсы гына эшләргә туры килә. Укытучылар гаиләсендә үскәнгә, кылана да, алдаша да белми кыз. Башкалар көн саен бер этюд әзерләгәндә ул аена берне көч-хәл белән тапшыра. Әмма ул этюдлар тирән һәм бай эчтәлеге, төптән уйланылганлыгы белән аерылып тора. Укытучыларының ярдәме һәм хуплавы белән булачак актриса үзенчә фикер йөртергә өйрәнә, сәхнә серләренә төшенә.
Һәм җитдилеге белән аерылып торган диплом эшләрендә: М. Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендә – Зөбәрҗәт, Э. Золяның “Габурден варислары” спектаклендә – Вассар ханым, А. Чхеидзеның “Ирекле тема”сында – Марика, М. Фәйзинең “Ак калфаг”ында Хәмдия кебек төп образларны башкарып, Рәсимә Риф кызы беренче чыгышларыннан ук халыкның мәхәббәтен яулый. “Нур”лы киләчәккә беренче адымнар була бу!
– Мин “Нур”га Яшь тамашачылар театрыннан килдем, – ди Рәсимә Гайфуллина. – 1989 елда Уфа сәнгать институтының актерлык бүлеген тәмамладым. Безнең курс беренче булып Яшь тамашачылар театрына эшкә алынды. 1991 елда, әлеге театрга Байрас Ибраһимов килеп, Зәйнәп Биишеваның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән повесте буенча искитмәле, республиканы шаулаткан спектакль куйды. Спектакльне бизәгән Рим Хәсәнов музыкасын тамашачылар бик яратып кабул итте. Төп рольләрне Идрис Кәлимуллин белән икәү башкардык. Спектакльне бер ай уйнаганнан соң, Байрас Надыйм улы безне – Идрисне, Альберт Шәйхетдиновны һәм мине – яңа ачылырга тиешле “Нур” театрына эшкә чакырды. Икеләнергә урын булса да, туган телдә уйнау теләге көчлерәк булып чыкты һәм без “Нур” театрында эшли башладык.
Баштагы мәлләрдә авырлыклар күп булды. Театр булсын, яшәсен, дип тырыштык. Башта ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге заводның мәдәният йортында эшләдек, арытаба Резина-техник эшләнмәләр заводының Мәдәният сараена күчендек. Аннары янә күченү, монысы инде “Авангард” мәдәният йортына.
Сер түгел: төрле хисләр кичерелде. Киртәләргә бәрелгән чакта, театрга килеп дөрес эшләдемме, кирәкме мин бу театрга, дигән уйлар да булды. Яшь, дәрт ташып торган чак. Филармониягә дә эшкә чакырдылар, Мәскәүгә дә, Татарстанга да. Ләкин, бу – минем театрым, мин монда булырга тиеш, дигән уй һәрчак өстенлек итә килде.
Башта театрда артистларга кытлык булды. Өлкән яшьтәгеләр ролен башкарырлык актерлар җитмәде. Барысын да Марат абый Исхаков белән Рәлиф абый Мөхәммәдиев башкарып чыгалмыйлар бит инде! Шуңа да яшь егетләребез Рушат Мөдәрисов, Эльмир Газизуллин һәм башкалар өлкәннәрне уйнады. Резида Фәхруллина белән егетләрнең “безнең ирләрне уйнарлык” яшькә үскәннәрен көтеп алдык. Соңрак труппабыз Вәкилә Калмантаева, Нәҗибә Искәндәрова, Рима Ключарева, тагын да берничә тәҗрибәле артист белән тулыланды. Труппабыз ике дистә елдан соң гына зур коллективка әверелде.
Ничек кенә авыр булмасын, беренче көннәрдән үк театрыбыз киң адымнар белән эшли башлады. Зур, җитди әсәрләр куелды. “Ямьсез тормыш”, “Башмагым”, “Адашкан күңел” һәм башка матур спектакльләр белән Татарстанга барып, Казанны яулый идек. Тамашачылар хәтта тупсаларга утырып карады.
Театр тернәкләнгән вакыт һәм аның әлеге көне – җир белән күк арасы. Репетиция ясарга урын булмаган көннәр бүгенге кебек хәтердә. Ерак юлларда йөргәндә автобуслар ватылып, акча бетүләр... Казаннан кайтканда берзаман бензин бетте. Ул чакта кайсыдыр шәһәрдә урамда концерт куеп, акча җыйдык. Шул акчага ашарга да алдык, бүлешеп ашадык. Репетиция вакытында янгынга эләккән артистлар да, бураннарда юл күренмичә басуга чыгып киткән чак та, машина сүнеп, өшеп утырган вакытлар да булды. Әмма беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдек, авырлыкларны сизмәдек, чөнки яктылыкка, нурга омтылдык.
Икешәр ай гастрольләрдә йөри идек. Алар бик күңелле үтте. Элек колхозлар театрга зур ярдәм күрсәтеп, билетларны күпләп сатып ала иде. Тамашачыга бүләк ясап, колхозлар кичләрен халык, эшчеләре өчен бәйрәм оештырды.
Инде менә театрыбызның яңа тарихы да өч дистә елдан артык! Шул арада бай эчтәлекле репертуар тупланды. Күп режиссерлар белән эшләнде, алар зур-зур рольләр ышанып тапшырды. Байрас Ибраһимов, Фәрит Бикчәнтаев, Абылхәер Сафиуллин кебек режиссерлар минем актриса буларак чыныгуыма зур өлеш кертте. Бигрәк тә әлеге режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев минем өчен күп сәхнә серләрен ачты. Коллектив бик зурайды хәзер, мактаулы исемле артистларыбыз артты, хөкүмәт безне төрлечә хуплап тора. Татарстан Хөкүмәте дә уңышларыбызны күрә, бәясен бирә. Театрны яңа җитәкчеләр җитәкләде. Аллаһка шөкер, алар да театр булсын, үссен дип тырыша. Театрда йөзеп эшләрлек мөмкинлек булдырылды. Һәм эшлибез дә!
Чынлап та, Рәсимә Гайфуллина күп еллар театрга барлык күңелен, җанын биреп, фидакарь хезмәт итә. Аның иҗади багажында алтмышлап төрле характердагы роль бар. Алар арасында Ә. Атнабаевның “Игезәкләр” спектаклендә – Рәсмәттәй, Х. Вахитның “Туй алдыннан” спектаклендә – Маһира, Г. Исхакыйның “Көз” спектаклендә – Тутакай,
М. Фәйзинең “Адашкан күңел” спектаклендә – Мәвия, М. Гыйләҗевның “Бичура”сында –Гөлнара, М. Кәримнең “Кыз урлау”ында – Уңганбикә, Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектаклендә – Сафия, С. Лобозеровның “Көтелмәгән кунак” спектаклендә – Гөлчибәр, З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклендә – Рәкыйга, Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”ндә – Палый, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә – Саймә, А. Баймөхәммәтовның “Кредитка алынган хатын” спектаклендә Сандугач һәм башка бик күп, төрле-төрле чагу рольләр бар.
– Мин үземнең барлык рольләремне дә бик яратам. Һәркайсына күңелем, йөрәк җылым, зур хезмәтем салынган, – ди актриса. – Шулай да тамашачы аеруча үз иткән рольләр бар. Алар арасында, әйтик, Александр Островскийның “Соң килгән мәхәббәт”е бар. Бу пьесада драматургия бик көчле. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре дә зурлады. Мин анда – Фелицата Шаблова. Һәм бу образны бик тирән аңлап, “кереп китеп” уйныйм. Шунысы куанычлы: халык классиканы ярата. Ә без, артистлар, бөтен ысулларны кулланып, тамашачыбыз күңеленә туры юлны эзлибез.
Төрле типтагы рольләр уйнарга туры килде. Тискәре рольләрне дә яратып уйныйм. Персонажымның холкын аңларга тырышам. Ни өчен ул шундый булган? Тормыш аны нинди шартларга куеп, холкын шул рәвешле иткән?
Әйтик, Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатыйма” спектаклендәге Ана (Якупның әнисе) – тискәре роль. Әмма һәр ана бит үз баласын ярата, аның өчен көрәшә. Хәтта баласы ялгыш юлга кереп китеп, төрмәгә эләксә дә, ул аны тугыз ай буена карынында йөрткән, үстергән, тәрбияләгән. Әлбәттә, газизен ул акларга тырышачак. М. Багаевның “Бер мәл шәһәрдә” спектаклендәге Хәмдия дә үзен начар кеше, дип уйламый. Рольләр бит – чынбарлыкның чагылышы, тормышта да шундыйбыз, төрле без.
Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне!” пьесасын башта бик кабул итмәгән идем. Үтә гади тоелды. Ә спектакль сәхнәдә тулыканлы уйнала башлагач, героиням Нәфигамны шундый үз иттем!..
Бу рольләр һәркайсы тормыштан алынган. Шуңа да көндәлек тормышта кешеләрне күзәтергә, аларның характерларына игътибар итәргә тырышам. Хезмәттәшләремнең эшләрен карап киләм. Үзебезнең һәм башка театрлардагы премьераларны мөмкин булганча калдырмаска тырышам. Һәрвакыт эзләнүдә мин!
Иҗатымдагы төп ролемне аерып билгели алмыйм. Яшьләр театрында Зәйнәп Биишеваның “Мәхәббәт һәм нәфрәт”ендә Зөлхиҗә ролен бик яратып башкарган идем. “Нур”да берсеннән-берсе чагу рольләр уйналды. Күңелемә драматик рольләр якынрак, асылым белән мин – драматик-классик актриса. Әмма еш кына комедияле рольләрне дә уйнарга туры килә. Үземне комедия актрисасы дип санамасам да, рәхәтләнеп уйныйм.
Әлбәттә, сәхнәдәге ярты уңыш – хезмәттәшләреңнең чыгышы, аларның сине тоюы һәм ни дәрәҗәдә профессионал буларак чыгыш ясавы. Минем өчен зур үрнәк – күп еллар бергә эшләгән, бер грим бүлмәсен уртаклашкан актриса, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева. Сәхнәдә уйнаганын күргән саен сокланам аңа. Искиткеч яхшы хәтерле, талантлы актриса. Аңа сәламәтлек, озын-озак бәхетле гомер телим!
Шулай озак еллар тамашачыны сөендереп хезмәт итәргә язсын!
Әйткәндәй, күптән түгел, төп актерлык эшемнән тыш, спектакльләрнең урыс теленә синхрон тәрҗемәсен ясау эшенә дә алындым. Текст белән эшләү минем өчен яңалык түгел. Сәхнәдә беренче адымнарымны да алып баручы буларак ясадым. Студент чакта мине, Зинфира Хөсәенованы, Фирдәт Галиевны, Идрис Кәлимуллинны еш кына филармониядә узучы концертларга алып баручы буларак чакыралар иде. Яшь артистлар өчен бу – искитмәле яхшы тәҗрибә. Радиода эшләгәндә бу тәҗрибәм тагын да байый төште. Әмма театрда рольләр күбәеп китеп, вакыт тарайгач, “Шәрык” белән аралар өзелде һәм яңадан ялганмады.
Ә “Юлдаш” радиосы белән дуслык әлеге көнгә кадәр дәвам итә. Урыс телендәге фильмнарны башкорт теленә дубляжда күп катнашканым бар. Беренче тәрҗемә иткән ролем “Легенда древних гор” фильмында булды. Ә бераздан ике-өч серияле фильмнарда рольләр бирделәр. Бик кызыклы, үсү өчен файдалы эшләр булды бу.
Театрда эшләвемә бер минут та үкенгәнем юк. Тәнем, җаным белән “Нур”га береккәнмен.
Төп теләгем – илдә тынычлык булсын. Әни буларак теләгем – улым Рөстәм башлы-күзле булып, миңа оныклар бүләк итсен иде. Аңа әле 26 яшь, бутафория цехында эшен белеп, яратып башкара. Тәрбияле, кешелекле ул, бер-беребезне ярты сүздән аңлап торабыз, шуның белән бәхетлемен. Дөньялар яхшырсын. Киләчәктә дә язмыш сәхнәдән, сәнгатьтән, халкымнан аермасын дигән өметтәмен! Арытаба да илһамланып, хезмәттәшләрем белән бергә матур әсәрләр иҗат итәргә язсын!
Айгөл Юлъякшина.