Китап бәйрәмен ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Урыс Православие чиркәвенең нәшрият Советы Рәисе, Калуга Митрополиясе башлыгы митрополит Климент, Русия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русиянең Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, Русиянең китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты, “Ак шәһәр” нәшриятының генеральный директоры Константин Чеченев, Казахстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Касымхан Бегманов, Белоруссия Язучылар берлегенең Брест өлкәсе бүлеге рәисе Татьяна Демидович, шулай ук язучы һәм сценарист Олег Рой катнашты.
– Бүген без икенче тапкыр “Китап-байрам” бәйрәмен үткәрәбез, – диде Радий Хәбиров ярминкәнең төп сәхнәсендәге чыгышында. – Без аны узган ел беренче тапкыр үткәргәндә бәйрәмне ел саен уздырырга карар ителде. Бүген бу мәйданда язучылар, шагыйрьләр һәм китап нәшриятлары, экспертлар, артистлар җыелды. Фестивальнең төп максаты – балаларыбыз укырга тиеш. Чөнки яхшы китаптан да яхшырак дус юк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” ярминкәсе кысаларында узган Русия Язучылар берлегенең күчмә Пленумында катнашты.
Республика Башлыгы үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үтүенчә, Башкортстан өчен Уфада Русиянең Язучылар берлеге пленумын кабул итү зур мәртәбә. Башкортстанның Язучылар берлеге 2024 елда үзенең 90 еллыгын билгели.
– Бу көнгә безнең язучылар берләшмәсе мөһим уңышлар һәм җитди планнар белән килде. Республиканың барлык халкы, укучыларыгызның зур армиясе исеменнән бу истәлекле дата белән котлыйм. Сез – безнең укытучыларыбыз, дусларыбыз, иптәшләребез. Сезнең китапларыгызда Русиянең чын патриотлары, Ватанны кыю яклаучылар, талантлы хезмәтчәннәр буыны үсеп чыкты, – диде Радий Хәбиров. – Шәхсән минем өчен сез – иптәшләр, дуслар, хезмәттәшләр. Шуңа күрә мин язучылар белән еш очрашырга, иҗтимагый тормышның мөһим мәсьәләләре турында сөйләшергә тырышам. Чөнки язучылар халыкның җанын һәм өметләрен яхшырак аңлый. Аларны тыңлау һәм ишетү бик мөһим.
Төбәк җитәкчесе республикада заманча милли әдәбиятны популярлаштыру һәм үстерү өчен күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Мәсәлән, ”Чикләрсез әдәбият” мәдәни проекты кысаларында Башкортстан язучыларының башка төбәкләрдән һәм дус илләрдән коллегалары белән очрашулары уза. Әйтик, 2023 елның октябрендә Минскида башкорт әдәбияты көннәре узды.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, республикада талантларга грант ярдәме күрсәтүнең иң алдынгы системаларының берсе, киңкүләм мәгълүмат чаралары, кино сәнгате, туган телләр һәм башка юнәлешләр буенча гражданлык җәмгыятен үстерү проектлары булдырылган.
***
Өч көн дәвамында республикабыз башкаласының Совет мәйданы гөрләп торды. Быел “Китап-байрам” узган елдагыдан да киңрәк форматта үткәрелде. Чарага алты илдән һәм 18 төбәктән катнашучылар килде. Быел китап ярминкәсе берничә темага багышланды: Уфаның 450 еллыгы, ватанпәрвәрлек, Башкортстан язучылары һәм Пушкин юбилее.
Өлкәннәр өчен 60тан артык фантастик һәм психологик роман язган танылган автор, сценарист Олег Рой иҗади очрашу үткәрде. Очрашу алдыннан ул журналистлар белән аралашты.
– 2014 елдан бирле без Донбасска сәфәрләргә чыгабыз. Мин бөтен фронт сызыгында булдым, – диде билгеле язучы соңгы арада махсус хәрби операция темасына зур игътибар бирүен ассызыклап. – Егетләребезнең батырлыклары турында иртәгә түгел, ә хәзер, бу минутта сөйләргә кирәк.
Олег Рой Башкортстанны бик яратуын билгеләде. Чыгышы белән Магнитогорсктан булган язучының балачагы Банное күле янында үткән.
– Мин Башкортстанга гашыйк! – диде ул. – Биредә укырга яратучы халык яшәвен дә беләм. Кешеләрнең бүген автографлар сорап уратып алуы да бик сөендерде.
***
Китап ярминкәсе кысаларында Радий Хәбиров Федор Шаляпин исемендәге музыка музее эшенә дә старт бирде.
Музейны Свердлов урамындагы Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее янында бертуган Соловьевлар йортының тарихи бинасында тергезгәннәр. Музей заллары Шаляпин чорындагы (XIX гасыр ахыры) стильдә эшләнгән. Аерым зал җырчының Уфадагы эшенә, аның сәхнәдә дебютына багышланган. Экспозициянең гомум мәйданы – 146 квадрат метр.
Башкортстан Башлыгы Уфа халкын һәм шәһәр кунакларын музейның эшли башлавы белән котлады, аның мәгърифәтчелек эшендә һәм республикага туристлар җәлеп итүдә мөһим ролен билгеләп үтте.
Федор Шаляпин исемендәге музыка музеен булдыруга мөһим өлеш кертүчеләргә төбәк җитәкчесе Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
***
Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында милли нәшриятлар белән “түгәрәк өстәл” үтте. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының 105 еллыгына багышланган презентация дә оештырылды.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев Башкортстан Башлыгының сәламләү сүзен җиткерде, һәммәсенә нәтиҗәле эш, яхшы кәеф теләде.
“Түгәрәк өстәл”дә берничә төбәктән нәшрият вәкилләре катнашты. Алар арасында юбилейларын билгеләүче нәшриятлар да бар иде. Мәсәлән, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан нәшриятлары. Алар сүз алып, тармакта хезмәт салучыларны ихлас сәламләделәр.
Русиянең Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев китап сату эшендәге нечкәлекләр һәм проблемалар турында сөйләде.
***
Китап ярминкәсен ябу тантанасы кысаларында “Урал-батыр җирендә Ел китабы” нәшриятлар арасында конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Башкортстан Республикасы Башлыгының махсус бүләге белән Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган әсәрләрен яңадан бастыру буенча “Дагстан” нәшрият йортының “Авыл һәм Планета шагыйре” проекты бүләкләнде. Әлеге проект буенча 2023 елда 25 атамадагы басма продукция 100000 данәдән артык тираж белән басылган.
Бүләкне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев тапшырды.
– Сезне шундый искиткеч, матур бәйрәм белән котлыйм! Китап ярминкәсе 130 мең кеше җыйды. Һәм, әлбәттә, без, узган ел белән чагыштырганда, дусларыбыз, катнашучы илләр, нәшриятлар саны артуына да бик шатбыз. Ә иң мөһиме – чарага килгән тамашачылар саны артты! – диде ул тантанадагы чыгышында.
Конкурста Русия Федерациясе, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы төбәкләреннән 30дан артык нәшрият һәм нәшрият оешмалары катнашты. Русиянең китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев рәислегендәге жюри каравына 106 басма кергән. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
“Китап-байрам” кысаларында Русиянең 18 төбәгеннән һәм җиде илдән барлыгы 233 нәшрият һәм китап сату оешмалары тәкъдим ителгән: алар Белоруссия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Иран.
Китап ярминкәсе көннәрендә өч сәхнәдә һәм 20дән артык башка мәйданчыкта 300гә якын төрле чара уздырылган, алар арасында остаханәләр, иҗади очрашулар, спектакльләр, укулар, тематик концертлар, дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, кино күрсәтүләр һәм акцияләр, хәйрия чаралары.
“Әдәби прививка” акциясе кысаларында 500дән артык китап җыелган, ”Донбасс мәктәпләре һәм Русиянең яңа төбәкләре өчен китаплар җыю” акциясеннән соң бу субъектларның укучыларына 1000нән артык басма җибәреләчәк.
“Изге подписка” акциясе махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә гәзит һәм журналларга язылу бүләк итте.
Чара көннәрендә теләгән һәркем якыннарына бушлай хат та җибәрә алды. “Китап-байрам” почтасы җибәрү өчен барлыгы 1000нән артык хат кабул иткән.