Яраткан җырчыбыз үз концертында Салават Фәтхетдиновка пародия ясаган.
«Безнең бөтен әйбер бар. Йортыбыз бар, мунчабыз бар, зоопарк та бар безнең! Анда да нәрсә генә юк: ишәге дә, дөясе дә. Акчабыз бар, балалар бар, оныклар бар, Аллаһка шөкер.
Ходай Тәгаләдән сорыйм: Ләйсән белән бер көнне үлсәк иде. Менә сез мәхәббәт дисез, ә ул, беләсезме, ничек җавап бирде?! «Ничек бер көнне?! Мин бит синнән 10 яшькә бәләкәй». Вәт шулай да була!" – дип көлдергән халыкны Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров.
Талантлы кеше һәр яклап талантлы шул ул!
Фото: Филүс Каһировның шәхси архивыннан.