-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2025, 09:35

Сугыш ярып үтте йөрәкне

Илеш районы үзәк китапханәсендә Рәйсә Исәнбаеваның китабы тәкъдир ителде

Сугыш ярып үтте йөрәкне
Сугыш ярып үтте йөрәкне


Илеш-Баймак дуслыгына 60 ел тулу белән бәйле рәвештә, узган ел район һәм аның халкы өчен аеруча истәлекле булды. Районнар һәм шәһәрләр арасында хезмәттәшлек һәм кунакчыллык үрнәгенә әверелгән әлеге элемтә 1964 елда урнаштырылган. Бәхеткә, моннан озак еллар элек республика районнары, шәһәрләре арасында булдырылган тугандаш мөнәсәбәтләр бүген дә үсешә һәм ныгый. Бу рухи яктан, барыннан элек, тамырларыбызның ныклы икәнен, кан-кардәшләр булуыбызны күрсәтә. Баймак һәм Илеш районнарын дуслык мөнәсәбәтләре генә түгел, кан-кардәшлек тә берләштерә. Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы Рәйсә Исәнбаеваның “Һуғыш ярып үтте йөрәкте” китабында язылган тарихка күз салсаң, аның шулай булуына тагын бер тапкыр инанасың. Басмада 1941 елда Илеш, Дүртөйле районнарыннан Баймакка күченүчеләрнең язмышы чагылдырылган.

Район үзәк китапханәсендә “Тарих – кеше тормышының бәйләнеше” дип исемләнгән чарада әлеге китап тәкъдир ителде. Рәйсә Мидхәт кызы – Илеш районыннан күчеп килгән кешеләрнең нәселеннән. Китап презентациясендә автор “Һуғыш ярып үтте йөрәкте” тарихи-документаль китабын язу турында күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде һәм басманы китапханәгә бүләк итте.
Китапта бирелгән мәгълүматка караганда, 1932 елда Баймак районында җирләрнең, таулы урыннарны исәпкә алмаганда, Илеш районындагыдан ике тапкыр күбрәк булуы күренә. Халык саны буенча исә нисбәт түбәндәгечә: Баймакта – 38 мең, Илештә 60,2 мең кеше яши. Шушы мәгълүмат ни өчен Илештән Баймакка күчеп килгәннәр дигән сорауга җавап була ала.
Республика буенча 950 хуҗалыкны җирләре аз булган районнардан җир мәйданы күп булган төбәкләргә күчерү башлана. Баймак районында бер квадрат километр мәйданга 17,2 кеше туры килә. 1940 елда БАССР Хөкүмәте, халык тыгызлыгы югары булу сәбәпле (квадрат километрга 46 кеше), илешлеләрне Баймакка күчерү турында 3832 санлы карар кабул итә. Саннарга караганда, республика карарын тормышка ашыруның авыл хуҗалыгын үстерүдә җитди әһәмияткә ия булуы чагыла. Алар Баймак районына бару белән яңа күмәк хуҗалык төзергә тиеш була, шуңа да күченүчеләр арасында эшкә тырыш, һөнәрле, колхоз рәисе, агроном, инженер, механик, тимерче, тегермәнче булырдай гаиләләр сайлана. Күченүче гаиләләр исемлеге күрше районнар белән чиктәш авыл советларыннан төзелә. Бу исемлеккә Ишкар, Бишкурай, Игъмәт (Югары Манчар), Дөмәй авыл советлары керә, барлыгы 41 гаилә теркәлә.
Гаиләләр бер-берсе белән очрашып танышалар, киңәшләшәләр, кузгалып китү көннәре дә, гомум киңәш нигезендә билгеләнә. Шулай да аларга берьюлы җыенып чыгып китәргә туры килми.
1941 елның мартында 16 гаилә белән беренче олау ерак юлга чыга, айга якын вакыт үтә. Баймак районы вәкиле һәм “Таналык” колхозы рәисе аларны Магнитогорск шәһәренең тимер юл вокзалында каршы ала. Биредә аларга атнага якын тукталырга туры килә, чөнки, көчле бураннар чыгу сәбәпле, юл булмый. Атларга төялеп, Баймак якларына юлланалар, буран көчәя төшкәндә, берәр авылда тукталып, кич йокларга өйләргә тараталар. Исән авылына килеп җиткәч, андагы гаиләләргә өйдәш булып урнашалар. Һәрберсенә эш тәгаенләп чыгалар: кем бригадир, кем механик, кем агроном... Шулай эшләми мөмкин түгел, чөнки тиздән язгы кыр эшләре кампаниясе башланырга тора. Алар “Таналык” колхозының бер бригадасы булып чәчүне башларга, ир-егетләр урманга китәргә, йорт төзү өчен бүленгән агач­лардан бура бурарга алдан җибәрелгән төркемгә кушылырга тиеш була.
Рсай, Ишкар, Бишкурай, Югары Манчар, Череккүл, Сүлте авыл советларыннан булган гаиләләр белән икенче олау 1941 елның җәй башында китә. Ләкин ярты юл да үтәргә өлгерми, чапкын “Сугыш башланды” дигән куркыныч хәбәр җиткерә. Күбесе кире борыла, ләкин 12 гаилә юлны билгеләнгән урынга кадәр дәвам итәргә була. Алар сугышның барлык авырлыгын андагы халык белән бергә кичергәннәр.
Баймак районы картасында яңа авыл – Яңа Исән (төньяк-көнбатышта урнашкан) барлыкка килә. Тарихи китапта искә алынуынча, ул вакытта Илеш районыннан килгән 41 гаиләнең 25е Югары Манчар авылыннан була. Алар – Кашаповлар, Нурлыгаяновлар, Гарифуллиннар, Галимхановлар һәм башкалар.
Дүрт бүлектән торган, тарихи фоторә­семнәр белән тулыландырылган бай эчтәлекле җыентыкта күченеп килгән гаиләләр исемлеге, аларның һәрбер­сенең яшәү рәвеше, авыллар тарихы, хатирәләр бирелә. “Сугыш чорында бер төркем халыкның кискен хәлләрдә үзләрен ничек тотуын, нәрсәләр кичерүен күрсәтүне, шушы вакыйгалар турында балаларына тарихи дөреслекне әманәт итеп тапшыруны максат итеп куйдык. Якташларыбыз туган ягыннан аерылып китеп, яңа җирләрне үз иткән гади кешеләр, аларның туган иле өчен фидакарь хезмәте һәм шулар нәтиҗәсендә туган бөеклек турында язарга тырыштым. Күңел сызлануларын бикләп, башка­ларның сызлануларын үзенекедәй күргән гади кешеләр турында җиткерергә теләдем”, – дип яза автор.
Рәйсә Мидхәт кызы 1941 елда Исән авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Хәлфиҗиһан гаиләсе Илештән 1941 елда колхоз төзү өчен килүчеләр арасында була. Нигамәт, Темәс, Баймак, Түбә мәктәпләрендә белем ала. Нигамәт урта мәктәбендә математика, физика, химия фәннәрен укытырга эшкә алалар. Аңа 3 ел почта бүлекчәсен җитәкләргә дә туры килә. Арытаба читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Төрле елларда директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшли. 2012-13 елларда Баймак үзәк китапханәсе каршында оештырылган “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсенә җитәк­челек итә. Хөрмәтле педагог – башкорт теле һәм әдәбияты укы­тучыларының “1996 ел укытучысы” республика конкурсы, шулай ук “Башкортос­тан укытыусыһы” журналы лауреаты һ.б.
Тормыш иптәше Әхмәдулла Хәмит улы белән акыллы, уңган өч бала тәрбияләп үстерәләр. Моннан тыш, Исәнбаевлар туганнарының ятим калган биш баласына ныклы терәк-таяныч булып, зур тормыш юлына бастыралар. Ул чорда Рәйсә Мидхәт кызы, төп эшеннән тыш, мәктәптә опекунлык буенча инспектор вазыйфасын да башкара. Иң өлкәненә – 11, кечесенә нибары 2 яшь була. Өчесе – югары, икесе урта һөнәри белем ала.
2011 елда Исәнбаевлар үрнәкле гаилә исеменә лаек булып, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Рәйсә Мидхәт кызы Нигамәт авыл биләмәсенең башкортлар корылтае җитәкчесе булып тора. Халык арасында тырыш хезмәте өчен “Хатын-кыз – милләт анасы” медале белән билгеләнә. Күп тапкырлар депутат итеп сайланган, иптәшләр суды рәисе булган Рәйсә ханым авылдашлары арасында ихтирам казанган. Әле дә четерекле хәлләр килеп чыкса, авыл халкы киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә. Данлыклы укытучы, шагыйрә, кобаерчы заман белән бергә атлый, иҗат эшен дәвам итә.
Китапханәдә кунакларны “Илеш белән Баймак арасында дөрләп яна дуслык утлары!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды. Әһәмиятле чараны район үзәк китапханәсе китап­ханәчесе, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина эчтәлекле итеп алып барды. Район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек җитәкчесе Альбина Габдуллина чараны ачып, алдагы вакытта да ике район арасында яхшы традицияләр сакланып, үзара тугандаш мөнәсәбәтләр дәвам итүен теләде һәм Рәйсә Мидхәт кызына Илеш районына булган игътибары өчен рәхмәтен җиткереп, хакимиятнең Рәхмәт хатын тапшырды. Чарада шулай ук Баймак районы кунагы – Нигамәт авылы китапханәчесе Гөлбикә Киекбаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев, Игъмәт авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хә­бибов, район үзәк­ләштерелгән китап­ханәләр системасы директоры Айгөл Якупова, ветеран-журналист, С. Поварисов исемендәге премия лауреаты Гөлфинә Сәлимова, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзалары Минзәлә Хәмидуллина, Флүсә Нәбиева, шагыйрь, якташыбыз Фәнис Рәхмәтуллин катнашып, чыгыш ясады. Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың, “Туган тел” теле­кана­лының “Сәләт” тапшыруы лауреаты Нәфисә Дәүләтованың җыр-моңнары, шигырьләре һәркемнең күңеленә хуш килде.
Әйе, Рәйсә Исәнбаеваның башкорт әдәбиятында һәм укучы күңелендә үз урыны, иҗат мәйданында әйтер сүзе бар, киләчәктә дә шагыйрә үзе сайлаган юлга тугры калып, яңадан-яңа үрләр яулар дип ышанабыз. Без аңа киләчәктә дә сәламәтлек һәм халкыбызны данлаучы яңадан-яңа хезмәтләр иҗат итүен теләп калабыз.

Лилия Йосыпова.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас