ТНВ каналының "ТНВ Татарча" ВКонтакте" төркемендә Әбри Хәбриев алып бара торган "Ә син?" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде.
Кунакта - татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъматуллина. Тапшыру дүрт турдан тора. Соңгы турның асылы шунда ки, без кунагыбызга катыргыда сорау бирәбез. Ул аңа җавап бирергә тиеш. Җавап бирүдә кыенсызлыклар туса, ул башка юлны сайлый ала - без әзерләгән "десерт"ны ашый.
Дилә сорауга җавап бирергә булды. Ул болай яңгырады: "Кайсы артистка үзенең кием стиле буенча эшләргә киңәш итәр идең?".
Җырчы хәзерге вакытта эстраданың киенү стилен югары бәяләде, әмма Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова бераз үзгәрәк киенсә, яхшы булыр иде, дип саный.
"Тәнкыйть буларак түгел, яраткан өчен әйтү бу. Мин Зәйнәп апаны бик яратам. Ул да мин аны яратканны бик яхшы белә. Сокланырлык артист. Аны сәхнәдә идеаль итеп күрәсе килә. Хәзер аның сокландыргыч образлары очрый, әмма кайберләрен үзгәртер идем. Ул - эстрадабызның патшабикәсе, һәм ул тавышына туры килерлек итеп киенергә тиеш. Стилисты булсам, Зәйнәп Фәрхетдинованы патшабикә итеп кенә киендерер идем", - дип сөйләде Дилә Нигъмәтуллина.
Тулырак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/450153-dil-nigm-tullina-z-yn-p-f-rkhetdinovaga-kien-stilen-zg-rterg-ki-sh-birde/