Артист белән мондый хәл булган иде. Ул бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
« Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. «1 гыйнвар, 2017 ел. Икенче каттан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар», ди... Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мен сум алдылар. Психологларга тоткан акчаларны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады... Идәнгә ятып, идәнгә сугып елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүнең бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде», – дип язган иде артист.
Данир Сабиров шушы халәтенә багышлап шактый озын шигырь язган,. «Дөнья ямьле...» дип исемләнгән шигырь артистның төшенкелеккә бирелгәнен тасвирлаган. Анда мондый юллар бар:
"Дөнья ямьле, тик әлегә
Таба алмыйм ямьлелекне.
Үзем кеше күңелен күрәм...
Тик ник буш үземнеке?
Үзем болай шаян кеше,
Күпләр күргәч көләләр,
Әнә теге кызык малай, дип
Төртеп тә күрсәтәләр.
Кызыклыгын кызыктыр да,
Ә күңлемдә – сүлпәнлек.
Нәрсә җитми – үзем белмим.
Хәл әлегә түзәрлек.
Аңлыйм, сугыш кырларында
Кемдер тилмереп ята.
Мохтаҗлар һәм гарипләр дә,
Яшим, диеп тырыша.
Аларга да мөмкин кадәр
Булыштыргалаштырам..."
Язылучылары аңа төрле киңәшләр биргән.
Фото: артистның шәхси аккаунтыннан