Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендәге “Сәхнә дуслары” төркеме күпләргә яхшы таныш, аларны районның һәр авылында, һәр мәдәният йортында ихлас кабул итәләр. Биш ел дәвамында уңышлы эшләп килүче бу төркем Ярми авылының сәхнәгә гашыйк, сәләтле кешеләреннән тора.
Бу елларда Гөлфия Харас кызы үзенең “Сәхнә дуслары” белән Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, Хәкимҗан Зариповның “Их, кәләше дә кәләше!”, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләрен сәхнәгә чыгарды. Ә узган елда үзешчәннәр “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчелеге белән килешеп, мондый мөмкинлекне аларга “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина оештырган иде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтүдән, мәдәният йортында төрле чаралар оештырудан тыш, үзешчәннәр сәнгатьнең бу төренә дә вакытын бүләргә тырыша. Һәм шуның нәтиҗәсе булып аларның исәбендә тагын бер хезмәт җимеше – Мансур Гыйләҗевның пьесасы буенча “Яра” спектакле барлыкка килде.
— Авылдашларым көн саен репетицияләргә йөрде, бер ай дигәндә сәхнәгә дә чыгардык. Костюмнарны үзебез тектек, ә декорацияләрне тулысынча Ринат Галикәев әзерләде. Бу спектакль белән безне күрше авылларда көтәләр дә инде. Мөмкинлек булса, район Мәдәният сараенда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, хәйрия спектакле үткәрергә ниятлибез. Шулай ук, бик кыю хыялыбыз бар – “Яра” белән дә “Нур” сәхнәсендә балкыйсыбыз килә, — ди Гөлфия Харас кызы, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Бу спектакльне режиссер буларак та Гөлфия Сәрварова юкка гына сайламаган. Дистә еллар дәвамында төрле сәхнәләрдә куелып килгән һәм тамашачы тарафыннан ихлас кабул ителгән танылган спектакльләрнең берсе ул. Шул ук вакытта Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгәндә ул бик урынлы да. “Яра” спектакле Аяз Гыйләҗевның 1984-88 елларда язылган повестена нигезләнә. Улы Мансур Гыйләҗев аны пьеса итеп үзгәрткән. Әсәрдә халкыбызга зур сынаулар, кайгы-хәсрәт алып килгән рәхимсез сугыш һәм аннан соңгы еллар сурәтләнә. Сугыш ул кешене имгәтеп кенә калмый, күңеленә дә төзәтелмәс яра сала. Монда да сугыштан имгәнеп кайткан яугирләр, улларын югалткан ата-аналар, сөйгәннәрен башка беркайчан да күрә алмаячак яшь кызлар, тол хатыннар, ятим балалар, картларның ачы язмышы сурәтләнә.
Күпләр спектакльне күз яшләре белән карап утырды, ә ул тәмамлангач, аягүрә торып алкышладылар. Спектакль премьерасын тамаша кылырга килгән “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина да соклануын яшермәде һәм тирән мәгънәгә, тәрбияви әһәмияткә ия булган пьесаны сәхнәгә чыгаруда өлеше булганнарның һәммәсенә рәхмәтләрен әйтте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.