Бу хакта ул «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында Әбри Хәбриевка сөйләде.
"Минем әти белән әни укытучылар иде, бик иртә аерылыштылар. Холыклары туры килмәдеме икән... Югыйсә, шундый матур музыкаль гаилә идек. Әти баянда уйный, әни матур җырлый, ике апам бар, мин – өченче бала. Элек мин «кияүгә чыксам, аерылышмаячакмын», дип әйтә идем.
Бер мәлне ул кешене очраттым. Минем концертка килеп, матур итеп карап утырган да үз-үзенә «Мин бу кызга өйләнәм» дип әйткән. Әһә, йөгергәннәр, ди, аңа кияүгә чыгарга! Менә ул – танк. Шундый булмаса, ул мине үзенә карата алмас иде. «Юк» дигәнне дә ишетмәде.
24 көн генә очрашып йөрдек тә өйләнештек. Аңламадым да кияүгә чыкканымны. Ничек дип аталамы икән бу? Балага уздым, бала табарга 1 ай калган иде, күзем ачылып китте. «Мин кияүгә чыктыммыни?», – дидем апага. Минем депрессия булды. Бала туды, рәтләнеп киткәндәй булдым. Без аның белән әйбәт яшәдек. Үзең беләсең, артист белән яшәү кыен, авыр. Ул өйләнгәндә белә иде кемгә өйләнүен. Яратуы көчле булдымы икән?
Аңа өйдә тора торган кеше кирәк иде. Мин өйдә дә тордым, ул вакытта бик каты гастрольдә йөрү юк иде. Әмма каядыр барып, җырлап кайта идем. Мин балага ике ай булганда эшкә чыктым. Бала белән дә йөрдек без. Кызым тыныч булды, миңа комачауламады. Ирем белән тиргәшмәдек тә, ничек кинәт өйләнешсәк, шулай тиз генә аерылыштык та. Ул да әле дә аерылышу сәбәбен әйтә алмаячак...
Кызыма ярдәм итә. Аларга аралашырга бервакытта да киртә куймадым. Бала әтиле-әниле булып үсәргә тиеш. Тормыш булгач, төрле хәл була. Нинди генә хәлләр булса да, араларына кермәячәкмен, киресенчә, алар аралашып, җылы мөнәсәбәттә булсын өчен этәргеч бирәчәкмен. Ул – аның әтисе", - ди Гүзәл Әхмәтова.
Фото: "ТМТВ"