«Бүген - безнең гаилә корган көнебез. Безнең гаилә өчен бик кадерле көн. Бергәләшеп, кулга-кул тотынышып, тормышның авырлыкларын, сынауларын бергә татып, бергә күтәреп атлый башлаган көнебез.
Күпне күрдек, күпне кичердек... Дуслары да, дошманнары да очрады юлыбызда. Күп дуслар – дошманга, дошманнар дуска әйләнде. Татардагы әйтем искә төшә: «Булсаң – күралмыйлар, булмасаң – бирә алмыйлар». Көнчелләр дә астыртын гына мәкерле эшләрен эшләп карарга тырышты. Сәнгать өлкәсендәге «дуслар» турында әйтеп тә тормыйм. Алар элек тә, бүген дә йоклый алмый интегәләр... Жәллим мин аларны!
Зөлфия инде ул – аерым бер дөнья. Аның үз-үзен тотышы, киенү, сөйләшү, яшәү рәвеше дә башка артистларныкына охшамаган, аерылып тора... Ул ялагайлана белми, ярарга тырышу, мескенләнү аңа хас түгел. Ул мактана белми, көнләшү, гомумән, аның канында да юк. Андыйларны «аристократ, затлы, акыллы кеше» диләр. Ул һәрвакыт әйтергә теләгән фикерен дөп-дөрес, ничек бар – шулай итеп әйтте. Уратып, кешене ялган өмет белән туендырмады.
Безнең гаиләбезнең дә 38 еллык бәхетенең 95 проценты аңардан торадыр, дип әйтер идем. Хатын-кыз яратмаса, хатын-кыз ашатмаса, хатын-кыз бала тапмаса, хатын-кыз ирне ир итмәсә, эшкә озатмаса, кайтуыңны көтеп тормаса... Яшәүнең мәгънәсе бармы? Юк! Шуңа Ходайга рәхмәт укып, янәшәбездәге хәләл җефетләребездән генә аермасын иде инде, дип, минем әйткәннәр исегезгә төшкән саен дога кылыгыз!
Никахларыгыз ныклы булсын, балалар, оныклар, горурланып: «Менә безнең әти белән әни яшәп тә карадылар. Үрнәк алырлык булдылар, тормышның, мәхәббәтнең тәмен белделәр... Эх, безгә дә алар кебек бәхетле булып яшәргә иде», – дисеннәр! Шулай булса, без гомерне бушка уздырмаганбыз, дөрес яшәгәнбез булып чыга.
Минем фикерем белән килешмәсәгез, языгыз! 38 еллык гаилә тәҗрибәм бар, бәлки, берәр киңәшем кирәк булып, файдасы тияр», – ди артист.
Чыннан да, татар эстрадасының иң мәхәббәтле пары алар. Килешәсезме?