-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2025, 12:44

"Мин эшлим, ул үбешеп басып тора..."

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзенең концерт директоры Гузәл Карамиева турында кызыклы хәлләр сөйли.

"Мин эшлим, ул үбешеп басып тора..."
"Мин эшлим, ул үбешеп басып тора..."

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова үз командасы белән яңа сезонга әзерләнә. Аларның гөрләп репетицияләре уза, яңа аппаратуралары тикшерелә. Шул ук вакытта алар төрле мәҗлесләрдә дә эшли. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә булган хәлләр турында җырчы Интернетка видеоязмалар керткән.

Анда Гүзәл Карамиева команданың бер әгъзасын баласы кебек кочаклаганы һәм битеннән үбеп алганы күренә.

"Күрәсезме, безнең директорыбыз һәр кешене баласы кебек ярата. Тик монда шундый хәл булган инде. Мин эшлим, ул үбешеп басып тора", - дип, җырчы көлә торган смайллар белән пост язып калдырган.

Җырчының командасына уңышлар телибез һәм яңа программа белән Башкортстанда көтеп калабыз!

Фото: Интертат ру.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас