-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 декабрь 2025, 07:15

"Үз тырышлыгыбыз белән алдык"

Алсу һәм Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклаша.

"Үз тырышлыгыбыз белән алдык"
"Үз тырышлыгыбыз белән алдык"

Алар Казанның яңа бистәсеннән фатир алган.  

«Эшләгән кешегә барлык ишекләр дә ачык. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребез.

Бик тыгыз көн булды. Бик зур рәхмәт котлауларыгыз өчен. Лайклар куясыз, язасыз! Без үзебез дә башкаларның эшләре уң булса, нәрсәдер сатып алсалар, шатланабыз. Бу – бумеранг, башкалар өчен шатлансаң, Аллаһы Тәгалә сиңа да бирә. Өч ел элек Алсу белән фатир сатып алган идек. Бүген безгә ачкычлар тапшырдылар. Бик матур урындагы йорт, матур фатир. Алга таба да яңалыкларыбыз булачак әле. Аллаһы Тәгаләгә зур рәхмәт, безгә юл ачканы өчен. Үз тырышлыгыбыз белән алдык», – дип сөйләде Азат.   Җәй башында гаилә яңа йортларына күченгән иде. Маладислар, тырышлар, котлы булсын!. 

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас