-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 декабрь 2025, 07:25

"Күңелем тулды. Түзеп буламыни..."

Гөлсирин Абдуллина коллегасы — популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова концертында булган.

"Күңелем тулды. Түзеп буламыни..."
"Күңелем тулды. Түзеп буламыни..."

Аның сүзләренчә, аңа аеруча «Артист» җыры ошаган, җыр көн саен хейтерлардан бик күп тискәре шәрехләр алучы артистларның авыр хезмәтенә багышланган. Илсөя Бәдретдинова артистларга мондый хәбәрләрнең никадәр авыр тәэсир итүен күрсәтә.

- Яхшы номер! Мин битараф кала алмадым, күңелем тулды... Ул үзенең номеры белән барысын да аңлатты. Белүчеләр аңлар! Артистларга бик күп тискәре комментарийлар язалар, уйламыйча язалар. Сындырырга тырышып язалар... Без барыбыз да - кеше балалары, гади кешеләр. Тик кемгәдер Аллаһы Тәгалә тарафыннан башкаларның яраларын савыктырырга, тирә-юньдәге кешеләргә ярдәм итәргә сәләт бирелгән. Их, алдан уйларга кирәк бит, уйларга ... - дип язган социаль челтәрләрдә Гөлсирин Абдуллина.

Илсөя Бәдретдинованың номеры бик нәтиҗәле күренә - экранда чыгыш ясаганда җырчының сәхнәдә эшләгән елларында алган йөзләгән тискәре шәрехе чагыла.

Фото: "Казанферст"

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас