Алар тагын бер һөнәр үзләштергән.
Егетләр Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлаган. Шушы көннәрдә җырчылар менеджмент белгечлеге буенча кызыл диплом алган.
«Бу безнең тормыштагы бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы юл булды. Укырга беркайчан соң түгел. Биргән белемнәрегез өчен зур рәхмәт! Барлык мөгаллимнәребезне һәм курсташларыбызны котлыйм», - дип сөйли Айдар Юнысов үзенең сәхифәсендә.