+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Әлмәтлеләр Уфага килә!

14-17 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Уфада гастрольләре үтәчәк.

Әлмәтлеләр Уфага килә!
Әлмәтлеләр Уфага килә!


Уфа «Нур» татар театры сәхнәсендә Әлмәт театры соңгы елларда куелган иң шәп спектакльләрен күрсәтәчәк.

14 апрельдә - "Ул әле өйләнмәгән иде", 15 апрельдә 14 сәгатьтә - "Кайда минем илем?", ә кичен - "Җиләкле җәй", 16 апрельдә 14 сәгатьтә - "Өзелгән көй",
19 сәгатьтә - "Нечкәбил", 17 апрельдә "Курку" спектакльләре күрсәтеләчәк.

Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Әлмәт татар дәүләт драма театрының тамашаларыннан читтә калмагыз! Килегез!

Фото: скрин видео
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас