

Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт хәстәрлеге белән Башкортстанда һәм Уфада соңгы елларда бөек әдибебез исемен мәңгеләштерү буенча колачлы эшләр башкарылды
Башкортстан җире дә бөек әдип эзләрен, аның Уфабызга сәфәрләре турында хәтерне, гомумән, Габдулла Тукай исемен кадерләп саклый. Мәгълүм булуынча, беренче тапкыр ул Уфага 1912 елның 14 апрелендә килә. Шул ук елның маенда Троицкийга кымызга барышлый да Габдулла Тукай Уфада туктала. Бөек татар әдибенең Уфага сәфәрләре һәм биредә үткәргән вакыты, аерым алганда, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән әдәбиятларыбыз тарихына алтын сәхифә булып уелган иҗади очрашулары хакында “Кызыл таң” гәзитенең 14 апрель санында журналист-эзтабар Әнвәр Сөләймановның “Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган” дигән күләмле мәкаләсендә тәфсилләп бәян ителде.
Иң мөһиме шул: югарыда билгеләп үтелүенчә, Башкортстанда Тукайга бәйле шушы тарихи сәхифәләр кадерләп саклана, милләттәшләребезне берләштерүче татар халкының бөек улы шәхесенә тиешле хөрмәт күрсәтелә һәм, тагы да сөендергәне, соңгы сигез елда бу эш аеруча киң колач алды. Моңа кадәр әдипнең Уфага сәфәрләре турында башкаланың тарихи өлешендәге Габдулла Тукай урамы искә төшереп торса, 2019 елның 18 апрелендә, Башкортстанның миллионлы татар халкы вәкилләрен сөендереп, “Нур” театры каршындагы мәйданда бөек шагыйребезгә мәһабәт һәйкәле дә урнаштырылды. “Тукай моңнары” сәнгатьле уку конкурсы, “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре бәйгесе, республикада тормышка ашырылучы башка күпсанлы проектлар һәм чаралар да бөек әдибебезне данлауга, аның бай мирасын саклауга, үстерүгә һәм киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерүгә юнәлтелгән.
Югарыда телгә алынган чараларны тормышка ашыруда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең әйдәүче ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән, Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру проектыннан алып, бөек әдип мирасын саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга юнәлтелгән барлык милли-мәдәни проектлар да, беренче чиратта, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән һәм актив катнашлыгында тормышка ашырылды. Бу уңайдан Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева интервьюларыбызның берсендә түбәндәгеләрне җиткерде:
— Габдулла Тукайга һәйкәлгә килгәндә, бу эш бүген генә һәм безнең тарафтан гына башланмады. Безгә кадәр дә, безнең тарафтан да Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру башлангычы белән дәүләт һәм башкарма власть органнарына мөрәҗәгать итү булды, һәм менә әлеге башлангычыбыз, республикада гомер итүче миллионлы татар халкының теләге Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәннән соң һәм, әйтергә кирәк, республика Хөкүмәтенең, Мәдәният министрлыгының турыдан-туры ярдәме белән тормышка ашты. 2019 елның апрелендә, әдипнең туган көненә Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәлне рәсми ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашулары гына да әлеге вакыйганың ике төбәк, ике халык өчен дә мөһим әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Гүя ки башкорт төбәген, башкорт мохитен һәрвакыт үз иткән бөек Тукай хәзер ике халыкны, ике республиканы мәңге какшамас рухи бердәмлек җепләре белән бәйләде!
Бу башкорт һәм татар халыкларының гасырлардан килгән дуслыгына, чын-чыннан туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләренә һәйкәл булып тора! Бу җәһәттән, Радий Хәбиров, Башкортстан татарларының күптәнге теләген тормышка ашырып, Уфаны Тукайлы итте дияргә дә мөмкин. Тукайны Уфада мәңгеләштерүдәге генә түгел, милли мәдәниятебез, мәгарифебез өлкәсендәге күпсанлы мөһим проектларны тормышка ашырудагы ярдәме һәм хәстәрлеге өчен дә республика Башлыгына без чиксез рәхмәтлебез!
Тукай темасын дәвам иткәндә, безнең башлангыч белән шигырь сөйләүчеләрнең “Тукай моңнары” сәнгатьле уку конкурсы һәм “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелә башлады. Әлеге мәгариф проектларының икесен дә республиканың Мәгариф министрлыгы һәм мәктәпләр белән берлектә оештырабыз. Әлеге иҗади бәйгеләр балаларда туган телгә һәм республикада гомер кичерүче башка халыкларның телләренә һәм мәдәниятләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Бу бер булса, икенчедән, без шушы рәвешле укучыларны әдәби иҗатка җәлеп итү, аларның сәнгатьле уку осталыгын арттыру максаты куябыз. Александр Пушкин, Габдулла Тукай, Мостай Кәрим әсәрләре балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре республика конкурсы да укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. Алар, бөек әдипләр әсәрләрен төрле телләрдә укып, шулар буенча рәсемнәр ясый, кул эшләре башкара, соңыннан алардан күргәзмәләр оештыра. Әлеге проект, бу әдипләрне яшь буын арасында популярлаштырудан тыш, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, аларның сәнгать осталыгын чарларга да булышлык итә.
“Тукай моңнары” конкурсын республика мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары белән башласак, ике елдан аңа башлангыч сыйныфлар укучылары да кушылды, арытаба студентларны да җәлеп иттек. Алар бөек Тукай шигырьләрен Башкортстан халыклары телләрендә — урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә сәнгатьле итеп укый. Шулай ук, Тукай шигырьләре казах, төрек, әрмән, фин, инглиз, итальян һәм башка чит телләрдә дә яңгырый. Моның белән без Тукайны дөнья күләмендә популярлаштыру һәм бер үк вакытта татар балаларында бөек әдибебез белән горурлык хисен арттыру максатын да куябыз.
Конкурсның “ВКонтакте” социаль челтәрендә үз бите бар, андагы видеоязмаларда балаларның Тукай шигырьләрен зур ихласлык белән укуын күреп, тагын бер кат башкарган эшебезнең нәтиҗәле булуын күреп шатланабыз.
Иң мөһиме – татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның исемен Башкортстанда мәңгеләштерү, аның кабатланмас бай мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру буенча эш алга таба да киң колач белән дәвам иттерелә. Бу уңайдан татар халык шагыйренең тууына 140 ел тулу датасы да республикада бик күп күркәм милли-мәдәни, әдәби чаралар белән билгеләнде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылган барлык мәктәпләрдә дә диярлек Тукай айлыгы, аның төп чарасы буларак, әдипкә багышланган кичәләр үтте. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Габдулла Тукай әсәрләре буенча “Тукай Уфада” дип аталган театрлаштырылган тамашалар конкурсы оештырылды. Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында бөек әдип иҗатына багышланган Шигърият бәйрәме гөрләде.
26 апрельдә исә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында Габдулла Тукайга багышланган зур Хәтер кичәсе үтәчәк. Гомумән, милли-мәдәни автономия Советы рәисе Римма Үтәшева белдерүенчә, Тукай айлыгы дәвамында бөек әдипкә багышланган чаралар оешманың барлык район бүлекчәләрендә дә оештырылган.
Бер сүз белән әйткәндә, Тукай йөрәгебездә, һәр күзәнәгебездә дип әйтергә тулы хакыбыз бар! 1912 елда әдип Уфага сәламәтлеген бераз булса да ныгыту өчен килсә, хәзер инде Габдулла Тукай Башкортстан башкаласына мәһабәт һәйкәле рәвешендә мәңгегә китмәскә дип килде!
Илдар Фазлетдинов.