

26 апрель көнне Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXV Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Русиянең халык артисты Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский һәм Зур театрларның берләштерелгән симфоник оркестры концертында булды.
Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә классик репертуар әсәрләре, шул исәптән Николай Римский-Корсаков һәм Сергей Прокофьев әсәрләре яңгырады.
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә мондый мәдәни чараларның республика өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
- Фестивальне Уфада уздыру яхшы традициягә әверелде, быел без аны инде өченче тапкыр кабул итәбез. Бу - безнең халык өчен бик мөһим, зур вакыйга, алар югары сәнгатьне ярата һәм кадерли, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы шулай ук илнең әйдәп баручы театрлары белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча килешүләр турында сөйләде.
- Валерий Абисалович белән безнең яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Ул - чыннан да бөек дирижер. Һәм мин аңа Башкортстанга игътибары, планнарыбызны һәм башлангычларыбызны хуплавы өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Аның ярдәме белән берничә ел рәттән Башкорт опера һәм балет театры артистлары Зур театрның тарихи сәхнәсендә чыгыш ясый. Хәзер без быел да республикага мондый мөмкинлек бирү турында сөйләшүләр алып барабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"