

- Миннән күпләр: «Нигә Лилия Казанда, фатирыгызда түгел?» – дип сорыйлар. Җавап мондый – безнең Арчада йортыбыз бар. Ә Лилия бакчада казынырга, йортның тирә-ягын матурларга бик ярата. Ә мин һәркөн эштә – әле банкетлар залында, әле теплоходтагы кичәләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә. Сирәк кенә фатирыбызда, яки мин авылга кайтсам очрашкалыйбыз.
Кемнәр безнең аерылышуны көтә – хыялланмагыз да! Без бергә булдык һәм булачакбыз да. Без Лилия белән эшләргә һәм аның нәтиҗәсеннән тәм табарга ярата торган кешеләр», – дигән Винарис.
Фото: https://shahrikazan.ru/images/uploads/news/2023/3/13/7474bbba9c788d26fe4c8d31783ffba4.jpg