+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 Сентября , 07:27

Уфада Башопера балетның юбилей сезонын ачты

3 сентябрьдә Башкорт дәүләт академик опера һәм балет театрында 89нчы театр сезоны ачылуга багышланган «Гала-балет» тантаналы концерты булды. Быел театрның балет труппасы 85 еллыгын билгели. Хореография сәнгате сөючеләр өчен бу кич җәйге тәнәфестән соң яраткан артистлар белән күптән көтелгән очрашуга әверелде.

Уфада Башопера балетның юбилей сезонын ачтыУфада Башопера балетның юбилей сезонын ачты
Уфада Башопера балетның юбилей сезонын ачты

Балет труппасы тамашачыларга хореография стильләренең төрле палитрасын тәкъдим итте: танылган классикадан алып заманча хореографиягә кадәр. Программага легендар балетлардан өзекләр керде: А.Глазуновның «Раймонда»сы, А.Хачатурянның «Спартак» һәм «Гаянэ» балетлары, А.Меликовның «Мәхәббәт легендасы», А.Аданның «Корсар»ы, Л.Минкусның «Дон Кихот»ы.

Концертта «Чыңрау торна» балетыннан өзек сәхнәдә аерым урын алды. Бу — башкорт хореографиясенең чын мәрҗәне, милли колоритны һәм халык биюе традицияләренең тирәнлеген тоярга мөмкинлек биргән әсәр.

Кичәнең бизәге булып ZAMAN заманча сәнгать музее ярдәмендә Адәлинә Алчинова һәм Ольга Даукаева куйган «Етмәҫ» («Не хватит») хореографик номерының премьерасы торды.

Концертта Башкортстанның халык артисты Марат Әхмәт-Зарипов дирижерлык итте. Концерт режиссерлары — РФнең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Гөлсинә Мәвлюкасова һәм башкорт балеты легендасы Леонора Куватова. Кичәне Башкортстанның халык артисты Александр Кузьменко алып барды.

«Гала-балет» концертында без классик биюнең бөтен төрлелеген күрсәтәбез. Бу — классика да, заманча номерлар да, милли спектакльдән өзекләр дә. Ягъни бездә булган иң яхшы нәрсәләрне тамашачыга күрсәтергә һәм аны кызыксындырырга тырышабыз. Спектакльләргә заллар һәрвакыт тулы. Иң сөендергәне — опера һәм балет кебек югары сәнгатьнең безнең шәһәрдә һәм республикада зур игътибар һәм мәхәббәт казануы», — дип билгеләде театр балет труппасының сәнгать җитәкчесе, РФ һәм Башкортстанның халык артисты Леонора Куватова.

«Гала-балет» концерты яңа сезонны ачты, театр репертуарының байлыгын, традицияләр дәвамчанлыгын һәм иҗади экспериментларга әзерлеген күрсәтте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Айсылу Камалова
Читайте нас