+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 июнь 2022, 15:28

“Җиләкле” тулган Айга тутырып карамагыз!

Бүген күп нәрсәләрдән сак булыгыз.

Җир йөзендәге халык алда торган төнне, 14 июньдә, “Җиләкле” тулган Айны күрә алачак.
Ай бу көннәрдә Җиргә якын урнашкан, шуңа да мондый күренешне “Суперлуние” дип атыйлар.
Июньдә бу күренешне "җиләкле” тулган Ай дип тә атыйлар. Әмма бу Айның тышкы кыяфәте белән берничек тә бәйле түгел — Җирнең иярчене кызыл төскә керми. Мондый исемне кайчандыр индеецлар уйлап тапкан.


Элек-электән ата-бабаларыбыз тулган Ай һәм Ай тотылу вакытында бик курккан. Статистика күрсәткәнчә, бу төннәрдә аварияләр еш була. Машина йөртүчеләр һәм мотоциклчылар юлда аеруча сак булсын иде.


Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бу көнне начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә дә киңәш ителми. Бакчачылар өчен дә бер киңәш: Ай тулган көнне чәчү-утырту утырту эшләрен башкарырга ярамый.



Фото:mk.ru

Автор:Зульфия Фатхтдинова
Читайте нас: