-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
17 июль 2022, 20:31

Чәчәк авыруы баш калкыта!

Соңгы елларда “маймыл чәчәге” таралу очраклары теркәлгән.

Чәчәк авыруы баш калкыта!
Чәчәк авыруы баш калкыта!

Чәчәк авыруы – кеше һәм хайваннарда була торган йогышлы чир. Ул агулану, бизгәк тоту, тиредә һәм лайлалы тышчаларда үзенчәлекле бетчәле-үлекле тимгелләр барлыкка килү белән үзенчәлекле. Тимгелләр ахырда шадрага әйләнәләр. Бу авырудан меңнәрчә балалар һәм олы кешеләр үлгән, терелгәннәрендә чәчәк шадрасы калган, сукыраю яки чукраклану очраклары да булган.


XX гасырның икенче яртысында, Халыкара сәламәтлек саклау оешмалары бөтен дөнья буенча прививкалар белән чәчәк авыруына каршы күпләп вакцинация үткәрә. 1979 елның декабрендә галимнәр авыру тулысынча бетерелде дигән карарга килә. Ләкин соңгы елларда “маймыл чәчәге” таралу очраклары теркәлгән.


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы АКШ, Канада, Австралия, Испания һәм кайбер башка илләрдә шундый очракларны теркәгән.


Вирус организмга зарарланган тире, сулыш юллары, шулай ук күз лайласы, борын яки авыз аша эләгергә мөмкин.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: