+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 сентябрь 2023, 15:03

Патшалар ни язган?

Җир тетрәгән урында Төркия археологлары чөй язулы балчык такта тапкан, ул бер патшаның якынча 3800 ел элек төзегән килешүе булып чыккан.

Патшалар ни язган?
Патшалар ни язган?

Ел башында Төркиянең җир тетрәүдән зыян күргән районнарында әлеге вакытта археологик эшләр  уздырыла. Тикшеренүчеләр кулына 3800 еллык тарихы булган балчык такта килеп  эләккән. Ул бронза гасырга караган Телль Атчана җирлегендә табылган. Язу аккад телендә башкарылган.

Текстның беренчел расшифровкасына ярашлы, анда сүз Алалах шәһәре патшасының әлегә исеме ачыкланмаган бер шәһәрне сатып алу килешүе турында бара.
Алалах бронза гасырның урта һәм соңгы чорларында әлеге төбәкнең иң зур шәһәре була (б. э. к. 2200-1300 еллар). Ул, шулай ук, безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта Мукиш патшалыгының башкаласы буларак, зур йогынтыга һәм эре сәүдә элемтәләренә ия булган.

Табылдык галимнәргә бик кыйммәтле мәгълүматлар ачкан, чөнки текстта Алалах патшаларының беренчесе булган “Ярим-Лим” исеме телгә алына.
Борын патшалар шундый зур икътисади куәткә ия булган ки: алар тулы бер шәһәрне сатып ала алган, дип гаҗәпләнә археологлар.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: