

Аерым телләр дәресләренә барлыгы 196 меңнән артык укучы йөри. Иң популяр тел булып башкорт теле кала — аны 156,2 мең бала сайлаган.
Татар телен 34,3 мең мәктәп укучысы, марый телен — 2,9 мең, чуваш телен — 2,2 мең өйрәнә. Тагын 595 бала удмурт телен өйрәнә.
Урыс теле төп укыту теле булып кала, ә башка телләрне балалар мәктәп программасы кысаларында өстәмә рәвештә өйрәнәләр. Мәгълүматлар Русия халыклары телләре көне алдыннан бастырылды, ул 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 12 полилингваль мәктәп эшли. Анда укыту башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм марый телләрендә дә алып барыла. 2030 елга кадәр аларның санын 16га җиткерү планлаштырыла.
Фото: max.ru/novostibashkiria