

Милли кием күпмилләтле төбәк халкы өчен гади кием генә түгел, ә тере тарих. Башкортстанда 100дән артык милләт вәкиле яши, һәм аларның һәркайсы үзенчәлекле кием тегү, чигү һәм орнамент традицияләрен саклый.
Бәйрәмнең максаты – милләтара татулыкны ныгыту, бабаларның мәдәни кодын саклау һәм традицияләргә мәхәббәтне яшь буынга тапшыру.
Бу көнне республика буенча төрле этномәдәни чаралар уза.
Уфада «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда «XXI гасыр славяннары» VI Республика славян мәдәнияте фестивале узачак.
«Ватан» этнопаркы мәйданында Башкортстан Республикасы хореография сәнгате эшлеклеләре берлеге «Бердәмлек биюе» исемле бию флешмобын оештыра.
Фото: https://www.bashinform.ru/