+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Табигатьтә уңайлы ял итәргә мөмкин булачак

Республиканың Гафури районында, Җилем елгасы ярында «СарыТаш» туристик базасын төзү дәвам итә.

Табигатьтә уңайлы ял итәргә мөмкин булачак
Табигатьтә уңайлы ял итәргә мөмкин булачак

Проект кунаклар яшәү өчен уңайлы җиде фреймнан (каркаслы йорт-шалаш) һәм бер административ әһәмияткә ия булган а-фреймнан торган глэмпинг комплексы рәвешендә тормышка ашырылачак. Бу - 2020 елда "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында эчке һәм чит ил туризмын үстерү буенча проектларга грант ярдәме күрсәтүгә Туризм буенча федераль агентлык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән төбәк проектларының берсе.

Төбәккә грант ярдәменең гомум суммасы 43 миллион сумнан артык тәшкил итте, проект 3 миллион сум күләмендә грант отты, берлектә финанслау суммасы 2 миллион сумнан артык булды. Конкурска гаризалар Башкортстан Туризм буенча дәүләт комитетының актив консультатив ярдәме белән рәсмиләштерелде.

- Глэмпинглар Башкортстанда актив популярлык казана. Беренче глэмпинг 2020 елның маенда Бөре районында эшли башлады. Һәр эшкуар үзенең уникаль туристлык объектын булдырырга тырыша, һәм бу бик яхшы, - дип билгеләп үтте Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

Глэмпинг комплексын төзү эшләрен быел тәмамлау планлаштырыла. Проект республиканың географик үзәгендә – Гафури районында, Урал таулары буенда, искиткеч Җилем елгасы ярында урнашкан. Эшкуарлар фикеренчә, ул эчке туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк һәм табигать кочагында булырга, әмма кунакханә сервисына якын булган шартларда ял итәргә яратучы туристлар категориясе өчен яхшы.

– Яшәү өчен модульләр кунаклар өчен гадәти уңайлы шартлар – йомшак карават, электр, душ, Интернет һәм бәдрәфләр белән җиһазландырылачак. Проект инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен киртәләрсез туризмны үстерүне күздә тота. Торак модульләр менү-төшү пандуслары, күзәтү террасалары белән җиһазландырылачак, - дип сөйләде проектны оештыручы, грант алучы Илшат Бәхтияров.

Глэмпинг территориясеннән дүрт километрда уникаль табигый объект – Киндерле мәгарәсе урнашкан. Шулай ук район территориясендә проектны оештыручылар атлы экскурсияләр, туристик чаралар үткәрергә планлаштыра.

– Һәр, хәтта иң кечкенә проект та, безнең республиканың туристик инфраструктурасын, туристлык тармагын үстерүгә, халыкның мәшгульлеге һәм керемнәре үсешенә ярдәм итә, - дип ассызыклады Эльмира Туканова.

Быел көз "Ростуризм" эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә юнәлтелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык башлангычларына грант ярдәме күрсәтүгә икенче конкурсны ачар дип көтелә. Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты үзенең сайты аша кунакчыллык индустриясен үстерергә теләүче эшкуарлар өчен консультатив ярдәм күрсәтә.

Фото" "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: