+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сыйфатлы йорт җиһазлары биредә җитештерелә

Гомумдәүләт проектлары җитештерү куәтен тагын да арттырырга ярдәм итәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектына Туймазыдан "Корона" компаниясе дә керде.

«Җитештерү процессында үзгәрешләр теләсә кайсы предприятие өчен мөһим, ә «Корона» компаниясе өчен бигрәк тә, ул илдә беренче тапкыр оештырылган республика мебель кластерының төп резиденты булып тора, - дип билгеләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов. - Предприятиедә җитештерү процессларын камилләштерү республика Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән узачак. Экспертлар предприятиенең эш төркемен укытачак, төп югалтуларны билгеләячәк, аларны бетерү буенча чаралар планын эшләячәк".

Фабрика Башкортстанда әлеге гомумдәүләт проектының 131 катнашучысы булган. Компания ортопедик матраслар, кроватьлар, диваннар, утыргычлар җитештерү белән шөгыльләнә һәм илдә йоклау өчен иң эре 5 товар җитештерүче исемлегенә керә.

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас: