+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Янә 8 ФАП гамәлгә кертеләчәк

Аларны ачу тантанасы 1 июльгә кадәр булырга тиеш.

Башкортстанда сигез фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды, дип белдерде Республика белән идарә итү үзәгендә үткән Хөкүмәт оператив киңәшмәсендә төбәк сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Министр аңлатканча, бу ФАПлар төзү "Башкортстанның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү" төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Капиталь ФАПлар төзү узган ел Стәрлебаш районының Сарайса һәм Яшерган авылларында, Зианчура районының Баеш һәм Башкорт Үргене авылларында, Авыргазы районының Балыклы һәм Мәнү авылларында, шулай ук Тәтешле районының Әрибаш авылында һәм Аскын районының Кубияз авылында башланган.

«Бүгенге көндә ФАПлар төзелеше тәмамланды. Гамәлгә кертү актлары рәсмиләштерелгән. Җиһаз объектларга куелган. Фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантанасы 1 июльгә кадәр булырга тиеш», - дип йомгак ясады Айрат Рәхмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, беренчел звеноны модернизацияләү программасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото:  panoramarb.ru

Автор:Гулия Мугаллимова
Читайте нас: