+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безнең биючеләр Дагстан сәхнәсендә чыгыш ясаячак

Фестивальдә 50дән артык фольклор коллективы катнашачак.

Безнең биючеләр Дагстан сәхнәсендә чыгыш ясаячак
Безнең биючеләр Дагстан сәхнәсендә чыгыш ясаячак

Учалы районыннан «Калкан» халык биюләре ансамбле Башкортстан Республикасы исеменнән XX Халыкара фольклор һәм традицион мәдәният фестивалендә чыгыш ясаячак. Фестиваль 29 июньнән 4 июльгә кадәр Дагстанның Махачкала шәһәрендә узачак. Чара ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча Русия комитеты эгидасы астында Президент Владимир Путин билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Коллектив җитәкчесе Фәнис Кәримов сүзләренә караганда, фестивальдә биючеләр башкорт биюләрен башкарачак, шул исәптән Фәйзи Гаскәров куйган "Җиде кыз" һәм башка легендар биюләр дә булачак. Чараның максаты - төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм матди булмаган мәдәни мирасын үстерү.

Фестивальгә, шулай ук, Әзербайҗан, Белоруссия, Һиндстан, Кыргызстан, Донецк Халык Республикасы, Адыгея, Калмыкия, Кырым республикалары, Ставрополь крае, Архангельск, Пермь, Ростов, Омск, Липецк, Мәскәү, Бөек Новгород өлкәләре һәм Дагстан Республикасыннан 50дән артык фольклор коллективы киләчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: