+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

400 эш урыны булачак

Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү Министрлыгы тарафыннан эшләнгән, аерым шартларны үтәгәндә, җир кишәрлекләрен сатмыйча гына алу мөмкинлеге бирә торган төзәтмәләр кабул ителде.

– Закон кабул ителгәч, инвесторларда, халык саны 5 мең кешедән артмаган Башкортстан Республикасы торак пунктларында стационар сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы объектлары булдыру өчен, җир кишәрлекләрен арендага алу мөмкинлеге барлыкка килә, – дип ведомство башлыгы Алексей Гусев.
Министр сүзләренә караганда, авыл җирлеге товар әйләнешен арттыру потенциалына ия, аны уңышлы гамәлгә ашыру факторларының берсе - үз стационар сәүдә объектлары булу.

– Гражданнарны беренче чиратта кирәкле товарлар, шул исәптән азык-төлек, алар өчен уңайлы вакытта сатып алырга мөмкин булган сәүдә объектлары белән тәэмин итү, шулай ук заманча җәмәгать туклануында булу мөмкинлеге булган уңайлы ял оештыру мөһим социаль бурыч булып тора, – дип хәбәр итте Алексей Гусев.
Кабул ителгән закон уртача сроклы перспективада 400 дән артык яңа эш урыны булдырырга, товар әйләнешен һәм республика һәм муниципаль берәмлек бюджетына салым кертемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип өстәде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: