+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Балалар төзек һәм уңайлы мәктәпкә киләчәк

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Башкортстанда 2022-2023 елларда 80 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясарга планлаштыралар. 1 июньгә аларның 78е капремонт өчен контрактлар төзелгән. Килешүләр суммасы 3 миллиард сум тәшкил итте. 77 мәктәптә эшләр башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф министрлыгында.
Программаны финанслауга агымдагы һәм киләсе елларда 4,86 миллиард сум каралган. 2022 елда Башкортстан федераль бюджеттан бу максатларга 2,94 миллиард сум, 2023 елда 1,14 миллиард сум акча алачак. Республика бюджеты быел 560 миллион сум һәм киләсе елда 217 миллион сум бүлеп бирәчәк.
2022-2023 елларга капиталь ремонт программасына республиканың 103 мәктәбе кертелгән. Аларның 63е агымдагы елда ремонтланачак, 23 мәктәп — 2023 елда һәм 17 учреждение ике ел дәвамында ремонтланачак. Программа Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Русия Төзелеш министрлыгы һәм төбәк хакимиятләре белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ил буенча 2022 елда 1,3 мең мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, 2023 ел ахырына — 3 мең учреждение, ә 2026 ел азагына кадәр — 7,3 мең. Бу максатларга 418 миллиард сум бүлеп бирелә. 2026 елга кадәр бу программа республиканың 365 мәктәбенә кагылачак.
Капиталь ремонтның федераль программасына 50 процентттан артык тузган биналар кертелә. Федераль акчалар хисабына 14 төр эш башкарылачак, шул исәптән фундамент, цоколь, отмосткалар, түбәләр һәм түшәмнәр, катлы түшәмнәр һәм идәннәр, тәрәзәләр һәм ишекләр ремонтланачак. Шулай ук баскычларны һәм түбәләрне ремонтлау, эчке бизәкләү һәм тышлау эшләре, фасадларны, җылыту системаларын, вентиляция, электр үткәргечләрне ремонтлау һәм башка эшләр башкарылачак.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә быел 21 мең укучы яңартылган мәктәпләргә укырга барачак, дип язган иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас