+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшкә бирсәң чын күңел

“Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” федераль проектында катнашучылар Workskills Russia программалары буенча гамәли күнекмәләр үзләштерәләр, бу аларга хезмәт базарының үзгәрүчән шартларына җайлашырга мөмкинлек бирә.


2022 елда Русия Хөкүмәте хезмәт базарын тотрыклыландыруга һәм русиялеләрнең мәшгульлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны арттырган. “Workskills” программалары буенча гражданнарны һөнәри әзерләүгә һәм яңадан әзерләүгә квота проект кысаларында 2,5 тапкырга диярлек арткан. Анда катнашу өчен алга таба эшкә урнашырга яки үзмәшгульлеккә әзер гражданнар чакырыла. Быел уку мөмкинлеге яшьләрдә генә түгел, кечкенә балалары булган хатын-кызларда һәм өлкән яшьтәге вәкилләрдә дә барлыкка килде. “Workskills” программалары буенча илнең 85 төбәгендә 115 мең кеше белем ала.

– 28 июньгә гражданнардан 8220 гариза кергән, бу билгеләнгән квотаның 150 проценттан артыгы, гаризаларның өчтән бер өлеше эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан эшкәртелгән һәм хупланган. Гражданнарның “Мәшгульлеккә ярдәм итү” проекты белән кызыксынуы күренеп тора, проект ярдәмендә квалификацияне күтәрү генә түгел, яңа һөнәр алу да мөмкин. Проектта катнашучылар нәкъ менә алдагы эштә кирәк булган һөнәри күнекмәләрне үзләштерәләр, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Узган ел Башкортостан Республикасында 1 950 кеше белем алган, аларның 84 проценнты эшне саклап калган, яңа эшкә урнаштырылган, яки үзмәшгуль булган. Гражданнар ешрак мәктәпкәчә тәрбия, социаль эш, документлар белән идарә итү һәм архив белеме, пешекчелек эше, электромонтаж, агрономия, веб-технологияләр, фармацевтика, график дизайн, эшкуарлык кебек һөнәри юнәлешләрне сайладылар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас