+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Балалар туризмы башкаласы»

"Ростуризм" Бөтенрусия балалар туристик проектлары конкурсы игълан итте.

«Балалар туризмы башкаласы»
«Балалар туризмы башкаласы»


Конкурс «Балалар туризмы башкаласы» программасы кысаларында үткәрелә һәм балалар өчен көндәшлеккә сәләтле, хәвефсез һәм кирәкле турпродуктларны ачыклауга юнәлтелгән. Арытаба аларны берләшмәләр арасында алга этәрү планлаштырыла. Конкурста балалар туризмы өлкәсендә белгечләрнең проект командалары катнаша ала. Алар дүрт номинациянең берсе буенча проектны тәкъдим итәргә тиеш: мәдәни-танып белү туризмы, экология, сәнәгать яки этнокультура.
Моннан тыш, быел «Темага сәяхәт» дигән яңа номинация барлыкка килде. Бу - федераль дәрәҗәдәге юбилей чаралары тематикасын исәпкә алып төзелгән проектлар.
Тема да бирелгән: уенчыклар һәм уенчыклар ясау, уен технологияләре. Гаризалар 7 августка кадәр кабул ителә.
Конкурсның финалчылары һәм җиңүчеләре Түбән Новгородта балалар туризмын үстерү форумына чакырылачак.
Эш «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында бара. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы буенча эшләтеп җибәрелгән гомумдәүләт проекты туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга ярдәм итүне һәм ял итү өчен заманча объектлар булдыруны күздә тота.

Фото: bash.news


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: