+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уракка әзерлек төгәлләнеп килә

Башкортстанда урып-җыю комбайннарын уракка әзерләү төгәлләнеп килә.

Уракка әзерлек төгәлләнеп килә
Уракка әзерлек төгәлләнеп килә


Бүген басуларга 3800дән артык агрегат яки 96 проценты чыгарга мөмкин. Бу эшләр ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
- Июльнең өченче декадасында көзге бөртекле һәм иртә сабан культураларын урып җыюга керешергә әзерләнәбез, - ди Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Төбәк аграрийларына 1 миллион 530 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шул исәптән 295 мең гектар - көзге бөртекле культуралар, 1 миллион 235 мең гектар - язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар. Шунысы мөһим, эш тизлеге техник модернизацияләү аркасында елдан-ел арта. Ел башыннан бирле республика хуҗалыклары 62 яңа ашлык җыю комбайны сатып алган инде, урып-җыю башланганчы ул 100 берәмлек булырга тиеш. Комбайннар сатып алу дәвам итә, 2022 елда төбәктә ашлык җыю техникасына йөкләнеш агрегатка 440 гектарга кадәр, 2021 елда 460 гектарга кадәр кимер дип көтелә.
Башкортстанда АПКаны техник модернизацияләү программасы эшли, аның кысаларында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга чыгымнарның яртысына кадәр компенсацияләнә.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: