

- Башкортстан 2017 ел ахырында Русиянең 7 сынау төбәге арасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча өстенлекле программа чараларын гамәлгә ашыруга кереште. Төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге эшли, аның экспертлары гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрне сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтә. РЦК эшенең сыйфаты федераль дәрәҗәдә бәяләнгән. Хәзер илкүләм проектта республиканың 138 компаниясе катнаша, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Рейтинг төзегәндә төбәкләрдә гомумдәүләт проекты мөмкинлекләреннән киң файдалануларын исәпкә алдылар: максатлы ярдәм, ташламалы заемнар, хезмәткәрләрне укыту, топ-менеджментның квалификациясен күтәрү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русия Федерациясе субъектлары урыннар буенча түгел, ә алфавит тәртибендә китерелгән.
Йомгаклау рейтингы лидеры үзендә ел саен уздырыла торган "Җитештерү 360" федераль форумын кабул итү хокукын алачак.