+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа халыкара марафонын күрми калмагыз!

4 сентябрьдә Уфада 8нче Уфа халыкара марафоны узачак.

Уфа халыкара марафонын күрми калмагыз!
Уфа халыкара марафонын күрми калмагыз!
Ел саен үткәрелә торган спорт вакыйгасы 4 сентябрьдә узачак һәм рекордлы санда катнашучылар – 6000 профессиональ спортчыны җыячак.

- Сигезенче тапкыр рәттән Башкортстан башкаласы халыкара спорт үзәкләренең берсе булачак һәм сәламәтлекне һәм актив яшәү рәвешен сайлаучыларны берләштерәчәк. Катнашучыларны һәм җанатарларны шулай ук төрле конкурслар һәм призлар белән концерт программасы да көтә. Барыгызны да әлеге спорт бәйрәменә бик теләп чакырам! - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, марафонны оештыручы Денис Назаров.

Марафон кысаларында икенче ел рәттән спидинг дисциплинасы игълан ителгән: катнашучылар тизлек роллерларында 10 чакрымны узачак.

Һәр катнашучы старт пакетында фирма футболкасы, партнерлардан бүләкләр алачак, финишта эксклюзив медаль белән бүләкләнәчәк. Иң актив катнашучыларны, шулай ук, партнерлардан бүләкләр һәм призлар көтә.

Шуны да билгеләргә кирәк, бу чара ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: