Балалар, үзләренең яшәү урынына карамастан, заманча таләпләргә туры килә торган шартларда, белем алачак.
- «Үсеш нокталары»ның төп максаты - авыл мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирү технологияләрен кертү өчен шартлар тудыру. Болар барысы да мәктәп фәннәрен яңача һәм заманча укучылар өчен кызыксыну белән өйрәнергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә безнең мәктәптә шундый үзәкләрнең берсе ачылуы аеруча куанычлы, - диде Суккул авылы мәктәбе директоры Ләйсән Нуртдинова.
Фото: srk.nationalpriority.ru