+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кайгыртучанлык - алтын бәрабәренә

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү өчен кабул ителгән гоммудәүләт проектлары илнең һәр төбәгенә ярдәмгә килә.

Кайгыртучанлык - алтын бәрабәренә
Кайгыртучанлык - алтын бәрабәренә

"Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Социаль эшчәнлек" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Салават шәһәренең гомуми белем бирү оешмаларында "Сезнең кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!" Бөтенрусия акциясе үтте. Ул мәктәпне хәвефсез һәм кунакчыл итәр өчен көн саен ярдәм итүче кешеләргә рәхмәт белдерүдән багышлана.

Бу көнне укучылар мәктәпләрдәге административ хезмәткәрләргә - директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасарларына, пешекчеләргә, ашханә эшчеләренә, җыештыручыларга ярдәм итте.

Акциядә 8-10нчы сыйныфтагы яшь волонтерлар катнашты. Алар котлау открыткаларын әзерләде һәм хезмәткәрләргә бүләк итте, мәктәп турында кайгыртканнары, булдырылган уңайлыклар, сыйныф бүлмәләре, тәмле ашлар өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: