+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караиделдә автошәһәрчек ачылды

Караидел районында шатлыклы вакыйга булды - балалар мәйданчыгы гына түгел, ә тулы бер автошәһәрчек ачылды. Ул илебез Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды.

Караиделдә автошәһәрчек ачылдыКараиделдә автошәһәрчек ачылды
Караиделдә автошәһәрчек ачылды

Миниатюрада реаль юлның барлык элементлары да бар: ясалган юл билгеләре, җәяүлеләр кичүләре, юл чатлары, тротуарлар, гамәлдәге светофорлар белән җайга салына торган юл өлеше. Тәүлек буе видеокүзәтү урнаштырылган.

Балалар мәйданчыгы балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау, балаларга һәм үсмерләргә юл хәвефсезлеге нигезләрен гамәли укыту максатларында төзелде.

- Безнең балаларга һәм аларның әти-әниләренә мәйданчыктан файдалануларын, аны саклап калуларын телисе килә, ул мавыктыргыч уен гына түгел, балаларның күңел ачу урыны да булсын, - ди Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас