-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөрләп торсын Нуриман!

Красная Горка авылында яңартылган мәдәният һәм ял паркы ачылды.

Гөрләп торсын Нуриман!
Гөрләп торсын Нуриман!


2019 елда ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән 12 юнәлештә гомум­дәүләт проектлары җәелдерелде. Әлеге башлангыч һәр тармакны үз эченә алды. Анда сәла­мәтлек саклау, заманча технологияләр, юл төзү, авыл хуҗалыгы һәм башка бик күп өлкәне үстерүгә иң җитди игътибар бирелә.

Кыска гына вакыт эчендә гомумдәүләт проектлары илдәге һәр шәһәрне, һәр авылны колачлады һәм бүген инде әлеге башлангычлар нигезендә төзелгән объектлар урында яшәүчеләрне сөендерә.
Башкортстанның Нуриман районы Красная Горка авылында 2022 елда мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү планлаштырылган иде. Парк урнашкан микрорайонда балалы яшь гаиләләр күпләп яши. Шуңа да, тәү чиратта, аларның ихтыяҗына җавап бирердәй ял итү урыны кирәк иде. Тиз арада белгечләр паркны төзекләндерү концепциясен эшләде. Ул спорт, уен, балалар һәм ял зоналарын булдыруны үз эченә алды.
Әлеге башлангыч 2020 елда тавыш бирү йомгаклары буенча “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды. Аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан — 8357619 сум, республика казнасыннан — 170563 сум, урындагы бюджеттан 448851 сум акча бүленгән.
Бүген биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары, волейбол-баскетбол уеннары өчен аерым мәйданчык булдырылган. Шулай ук биредә мәдәни чаралар үткәрү өчен, балаларга велосипедта, роликларда йөрү өчен дә урыннар билгеләнгән.
23 сентябрьдә әлеге паркны ачу тантанасына биредә яшәүчеләр җыелды. Спорт белән шөгыльләнү, гаилә белән ял итү өчен уңайлы парк һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар тавышыннан гөрләп торган парк, чыннан да, киләчәк буынга зур бүләк!

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: