+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ә бездә - яңа спорт мәйданчыгы!

Стәрлетамак спортчылары һәм физкультура сөючеләрнең шатлыгын уртаклашабыз.

Ә бездә - яңа спорт мәйданчыгы!
Ә бездә - яңа спорт мәйданчыгы!

Сер түгел, физик культура һәм спорт сәламәтлек һәм озын гомер өчен нигез булып тора. Шуңа күрә безнең шәһәрдә аларның үсешенә аерым игътибар бирелә. Мәктәпләрдә, ишегалларында, шәһәр территорияләрендә ачыла торган спорт объектлары күп.

Шундый объектларның берсе - "Бизнес-спринт" федераль проекты буенча төзелгән "Акыллы" спорт мәйданчыгы. Нигә "акыллы"мы? Чөнки ул чыбыксыз Wi-Fi челтәре һәм махсус QR кодлары белән җиһазландырылган. Смартфон камерасын кодка саласың да, аңлату дәресләренә күчәсең.

Бу спорт корылмасы 33нче санлы мәктәп территориясендә урнашкан һәм анда футбол кыры, баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү зоналары, махсус өслекле һәм тамгалылы йөгерү юлы, теннис өстәле, йөз урынга җанатарлар өчен тренажерлар һәм трибуналар бар.

Ачылу тантанасында телекүпер ярдәмендә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, министрлар, яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнаштылар.

«Акыллы» спорт мәйданчыгы ачылган урында Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов, Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов һәм халыкара класслы спорт мастеры, бадминтон буенча Европа чемпионы Алинә Дәүләтова булдылар. Алар микрорайонда яшәүчеләрне, 33нче мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен сыйфатлы спорт корылмалары белән котладылар.

Беренчеләрдән булып «акыллы» спорт мәйданчыгын яшь җиңел атлетлар сынады.

Спорт бәйрәмендә физик культура учреждениеләре спортчыларын һәм хезмәткәрләрен Башкортстанның Спорт министрлыгы һәм шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Эльвира Локманова,
"Стерлитамакский рабочий" гәзите.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: