+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Урманнарны саклауга миллиардлар бүленә!

2023-25 елларга федераль бюджеттан урман хуҗалыгына ярдәм итү өчен Башкортстанга 2,8 миллиард сум акча бүленгән.

Урманнарны саклауга миллиардлар бүленә!
Урманнарны саклауга миллиардлар бүленә!

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023-25 елларга федераль бюджеттан урман хуҗалыгы өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыруга 2,8 миллиард сумлык бюджет акчалары бирелә.

2023-25 елларга бюджет проектларында якынча 3,1 миллиард сум каралган, шул исәптән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга - 600 миллион сум.

- 2022 елда Башкортстан Республикасы бюджетына күрсәтелгән максатларга 800 миллион сумнан артык акча каралган, шул исәптән ел дәвамында урман тергезү чараларына өстәмә рәвештә 124 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда республика бюджеты хисабына урман янгыннары сүндерү техникасын һәм җиһазларын сатып алу өчен 26 миллион сум акча бүленде, - дип билгеләде Премьер-министр урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: