+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Торак йорт төзек булырга тиеш!

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге Хөкүмәт утырышында авария хәлендәге торак фондыннан халыкны күчерүгә кагылышлы адреслы программаны актуальләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Торак йорт төзек булырга тиеш!
Торак йорт төзек булырга тиеш!

Премьер-министр адреслы программаның 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы 213 йортка карата 4 этапта тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шулардан 36,7 мең кв.метр мәйданлы 129 йорт Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм фонды акчалары исәбенә күчерелә.

- Программаны гамәлгә ашыруга 1,7 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Анда республиканың 26 муниципаль берәмлеге катнаша. Программа кысаларында гражданнарга күченгәч төзекләндерелгән, яки алынган авария хәлендәге биналар өчен түләү бирелә. 4 ел эчендә 80 мең кв.метрдан артык күчерелгән: "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән максатлы күрсәткеч 1,5 тапкырга артыграк. Хәзерге вакытта программаның IV этабын гамәлгә ашыру кысаларында Фонд акчалары исәбенә 4 муниципалитетта торак йортлар төзү төгәлләнә, - диде Андрей Назаров.

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү барышы һәм адреслы программаның үзгәреше турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, адреслы программаның I - IV этапларын (2019-2023 еллар) гамәлгә ашыру кысаларында Фонд акчалары исәбенә 21 816,94 кв.м мәйданлы 586 бинадан 1639 граждан күчерелгән.

- Авария хәлендәге торак фонды мәйданындагы үзгәрешләрне һәм күчерелә торган гражданнар санын исәпкә алып, программа күрсәткечләрен актуальләштерү каралган Хөкүмәт карары проекты әзерләнде. Үзгәрешләр шулай ук авария хәлендәге торакларның бәясен каплаулар нәтиҗәсендә гражданнарны күчерү ысулын алмаштыруга бәйле, - дип билгеләде Егор Родин.

Премьер-министр карала торган карар проектын хуплады.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: